Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстан Дөнья сәүдә оешмасына керүне кичектерде


Казакъстан Дөнья сәүдә оешмасына керүне кичектерүе турында хәбәр итте. Президент Нурсолтан Назарбаев белдерүендә, Казакъстан оешмага Русия һәм Беларус белән бергә бердәм таможня берлеге булдырылгач керәчәк, диелгән.

Бу хакта сишәмбе көнне Мәскәүдә узган очрашуда килешенде.

Оешма башлыгы Паскаль Лами бу карар "көтелмәгән" һәм алдан игълан ителмәгән карар, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG