Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:20
Римзил Вәли. Тарихи хакыйкатьне саклау, изге төшенчәләрне, исемнәрне пычратмау турында бәхәс бик катлаулы фәлсәфәгә бәйле. Нәрсә мөһимрәк – милләтме, әллә дәүләтме? СССР таралгач, сәяси һәм хокукый шартлар да үзгәрә.

Кайбер илләрдә, мәсәлән Украинада, Эстониядә үз милләтләре мәнфәгатендә немец фашистлары белән хезмәттәшлек иткән шәхесләрне зурлыйлар. Халыкара жәмәгатьчелеккә бу гамәл немец фашизмына, Гитлер сәясәтенә уңай мөнәсәбәт күрсәтү, фашизм корбаннарын мыскыл итү булып күренә. Шул ук вакытта генерал Власов житәкчелегендәге РОА-Россия азат итү армиясендә 1 миллионга якын әсир сафка бастырылган. Алар да кеше, язмышлары да катлаулы, сугыш корбаннары.

20-30 меңләп татар, башкорт хезмәт иткән Идел-Урал легионы Гитлер гаскәрләре киемендә сугышта яки хуҗалык эшләрендә катнашкан. Алар арасында немец офицерларын үтереп, партизаннар ягына күчкән татар әсирләре дә аз булмаган. Фашист гаскәрләрен эчтән таркатуда гаепләнеп җәзаланып үтерелгән Муса Җәлил, аның иптәшләре һәм Германия ягында хезмәт иткән, сугыштан соң да анда торып калган кайбер татар шәхесләре кемнәр алар? Каһарманнармы, хыянәтчеләрме?

Түгәрәк өстәлнең беренче өлешендә тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев, яшь хокук белгече Искәндәр Әхмәтов үз фикерләрен әйтте. Бу гади мәсьәлә түгел, Зөлфәт Хәкимнең “Телсез күке” әсәрендә Кызыл Армия ягыннан финнарга каршы сугышкан татар кешесе Финляндия татары белән бер-берсенә атмый. Аларны моң, милли рух берләштерә.

Ә менә Муса Җәлил, Гайнан Кормаш, Фоат Булатов, Абдулла Алишлар берьяктан, Идел-Урал легионын һәм комитетын оештырып йөргән Шәфи Алмас, Шиһаб Нигъмәти, Гариф Солтаннар шулай ук бер милләт, бер рух һәм моң тәэсирендә берләшәләр.

Бик күп галимнәр, шул исәптән Искәндәр Гыйләҗев та әсирлеккә эләгеп төрле сәяси һәм хәрби гамәлләргә тартылган татар кешеләренә дошман итеп карамый. Аларны язмыш, каты һәм куркыныч кайнар утларга салган, сынауларга дучар иткән. Нинди дә булса ил, сәясәт турында уйлау мөмкинлеге булмаганда, алар исән калырга, яшәргә тырышкан. Моның өчен кешене гаепләп буламы?

Икенче яктан, Муса Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә һәйкәлләр куела, чәчәкләр китерелә. Ә көнбатышта калганнар сирәк искә алына. Никадәр четерекле һәм катлаулы бу дөнья! Шуңа күрә дә аны анализларга, тормышны аңларга һәм аңлатырга тырышабыз.

Искәндәр Әхмәтов, син Томскида, Новосибирскида булганда, шушы эшләрне ишеткәнең бармы? Шәфи Алмасмы, Гариф Солтанмы, Муса Җәлилме... Сезнең алдынгы фикерле интеллигенциядә аларга нинди мөнәсәбәт?

Искәндәр Әхмәтов. Безнең якларда, минемчә, Гариф Солтанга, Гитлерга, Алман ягында сугышканга мөнәсәбәтләр бик яхшы түгел. Шул ук вакытта Советлар Берлегенең һәрбер халкының хыянәтчеләре булган иде. Минемчә, бу безнең уртак проблема.

Римзил Вәли. Искәндәр әфәнде, кем хыянәтче? Шәфи Алмасмы? Яки легионга язарга мәҗбүр булган башка татарлармы? Муса Җәлилме, Гариф Солтанмы? Бәлки башка билгеле кешеләр, сезнең китапта алар исеме белән әйтелә. Кемне каһарман, кемне хыянәтче итеп исемлеккә кертик, кайсын яңадан бастырып терәп атарга, кайсына яңадан һәйкәл куярга кирәк?

Искәндәр Гыйләҗев.
Бу бик җитди, философик сорау. Шушы авыр, катлаулы сугыш елларын бәяләгән вакытта ике төс кенә җитми: ак һәм кара. Шуңа күрә кешене хыянәтче яки каһарман дип әйтеп булмый. Мин Рафаэл Мостафинның ярлык тагуларына каршы киләм.


Гомумән, безгә хәзер җылы кабинетларда утырып, ул вакытта булган хәлләргә бәя бирү, берьяктан, бик җиңел. Ә һәр кешегә үзен конкрет кеше урынына куеп карарга кирәк. Бүген әйтергә җиңел, ә теге вакытта андый карарга килү бик җиңел булмаган. Мин шундый фикердә торам, без тарихка бәя биргән вакытта тик гаепләү һәм гаепләмәү дигән сүзләрне генә кулланабыз. Мин беркемне дә гаепләргә тырышмыйм. Бик күп факторлар зур роль уйный.

Шул ук Советар Берлеге әсирләргә карата хыянәт эшләгән, үз әсирләрен ташлаган. Чөнки әсирләрне яклый торган халыкара конвенцияләр булган. Сугышның беренче айларында Германия шушы конвенцияләргә туры килерлек гамәлләр эшләгән. Мәсәлән, немецлар берничә тапкыр совет әсирләре өчен почта оештыру турында мөрәҗәгать иткәннәр. Ә безнекеләр кире каккан. Ватан әсирләрне автоматик рәвештә хыянәтче дип санаган. Ул кешеләр нәрсә эшләргә тиеш иде соң?

Немецлар белән хезмәттәшлек итүчеләрне без беркайчан да бер буяу белән буйый алмыйбыз. Алар арасында төрле кешеләр булган. Абсолют хыянәтче яки абсолют каһарман дип әйтә алмыйбыз.

Римзил Вәли. “Телсез күке” әсәрендә” ант биргән совет солдаты фин солдаты белән кочаклашып җырлый да җырлый...

Искәндәр Гыйләҗев. Әйе, шулай. Ләкин монда юридик кына караш җитми. Монда гаепләү тә кирәк түгел. Пычракка батыру да дөрес түгел.

Римзил Вәли. Гариф Солтанны фашистларның яман ялчысы дип әйтәләр бит.

Искәндәр Гыйләҗев.
Мин Гариф Солтан турында “Ватаным Татарстан” газетасында мәкалә язган идем. Аның белән шәхсән таныш. Ул кешене мин, беряктан, бик бәхетле дип, икенче яктан, бик бәхетсез дип саныйм. Чөнки ул гомер буе татар милләте дип янып, көеп яшәгән. Ә икенче яктан татар милләте аның бер тамчы да танымаган. Аны хыянәтче дип санаганнар. Гариф Солтанга бәя биргәндә, без сугыш еллары белән генә чикләнергә тиеш түгел.

Сугыштан соң да аның бик зур хезмәтләре, гамәлләре бар. Шәхси эшчәнлегенә комплекста бәя бирергә кирәк. “Азатлык” радиосында директор булуы, “Америка авазы”нда татар редакциясен булдыру, сугыштан соң татар милли оешмаларын төзү, татар исемен бөтен дөньяга тарату, ислам позицияләрен яклау һәм башкаларны да карарга кирәк.

Римзил Вәли. Башта Алман, аннары Америка оешмаларында катнашкан һәм “Азатлык” радиосының мәдәни, әдәби, сәяси эчтәлеген булдырган Гариф Солтанны бик уңай бәяләгән өчен оешмалар, дәүләт структураларының сезгә - тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗевкә бәйләнгәне юкмы?

Искәндәр Гыйләҗев. Юк.

Римзил Вәли. Ә нишләп соң Фәүзия Бәйрамова тирәсендә шундый каршылыклар чыкты? Гариф Солтанны мактап утырасыз. Ни өчен каршылык чыга икән?

Искәндәр Гыйләҗев. Каршылык нәрсәдән килеп чыга икән һәр кеше үзе аның өчен җавап бирә. Мин сезнең белән килешмәс идем, Гариф Солтанны мин мактамыйм, аңа объектив карарга тырышам. Бер-ике җөмлә белән әйткәндә, Гариф Солтан – татар тарихында зур шәхес, каршылыклы шәхес, бәхетсез шәхес. Бәлки киләчәктә, күбрәк документлар табылгач, аңа күбрәк объектив бәя дә бирелер.

Римзил Вәли. Мин аңа берничә тапкыр мөрәҗәгать итеп карадым: “Гариф абый, әйдәгез, Башкортстанга үзем алып кайтам, Ишимбай якларын кайтып күрерсез” дип. Теләге бар кебек, ләкин җөрьәт итмәде, шикләнгәндер.

... Иске генерация вәкиле. Ул салкын сугышы вакытында формалашкан шәхес. Үзенең карашын үзгәртә алмый.

Римзил Вәли. Бәлки дөрес сизгәндер. Әле дә бәхәс уята бит.

Искәндәр Гыйләҗев. Каршылыкларның нигезе нәрсәдә? Бу сорауга җавап бирү шактый кыен. Бәлки кемнеңдер сенсация ясарга, үзен күрсәтергә теләге бардыр. Бәлки кемнеңдер үзен артык объектив, гадел булып күрсәтәсе киләдер. Мәсәлән, Фәүзия Бәйрамова мәкаләләрендә Гариф Солтан турында материаллар бар. Анда гомумән шушы феноменны бәяләү турында сүз бара.

Мин, мәсәлән, Гариф Солтанны бәяләгәндә күп очракларда аның сүзләренә ышануы белән килешә алмыйм. Гариф Солтан сөйләгән сүзләргә ул һичшиксез ышана. Документлар, архивлар, әлбәттә, бар. Аларга гына таянып эш итәргә кирәк. Кеше сүзе ул кеше сүзе. Кеше үзен тарихта матуррак күрсәтергә тырыша, ул табигый күренеш. Шуңа күрә сүзгә генә ышанып булмый.

Фәүзия Бәйрамованың бер позициясе белән мин абсолют килешә алмыйм. Ул Грайсвальт корылтаена багышланган мәкаләсендә Гитлерга таянып татар егетләре, Гитлер белән берлектә, Ватаннарын азат итергә ташландылар дигән мәгънәдә бер фикер белдерде. Аның фикере буенча, килеп чыга, Гитлер - азатлык алып килүче. Гитлер азатлык алып килмәде. Бу абсолют факт. Моның белән беркем дә бәхәсләшә алмый. Бер халыкка да ул дәүләтчелек вәгъдә итмәгән.

Римзил Вәли. Искәндәр әфәнде, бер сорауны ачыклап китегез. Кавказ халыкларын сөрделәр. Шул вакытта Сталинның Идел буенда татарларны сөрергә планы булган. Татар халкының тарихы һәм сугыш вакытында каһарманлыгы аркасында бу акылсыз проекттан баш тартырга кушканнар яки киңәш биргәннәр дигән фикер бар. Татарларны Себер якларына сөрергә теләкләре булды микән?

Искәндәр Гыйләҗев. Соңгы вакытта андый планнар турында мәгълүмат чыга башлады. Чыннан да, Кавказ халыклары, Крым татарлары сөрелгәч, Сталинның Казан татарларын да Себергә җибәрергә дигән планы туган. Идел-Урал татарлары бик зур территорияга таралган, аларны сөрә башласаң, зур фаҗига булыр иде.

Римзил Вәли. Репрессия балтасын күтәргәндә Муса Җәлил образы, яки аның тарихы аргумент булган дип тә әйтәләр.

Искәндәр Гыйләҗев. Шундый фикер бар. Минем конкрет документларны күргәнем юк. Ләкин, чыннан да, андый план булган, ләкин Муса Җәлилнең эшчәнлеге һәм гомумән татарларның фронтта күрсәткән батырлыгы шушы планны тормышка ашырырга мөмкинлек бирмәгән.

Римзил Вәли.
Шулай итеп, татар кешесе, кайда булса да яшәргә, үзе яшәгән системадан ераклашырга, үзе булып калырга тырышкан һәм үзе яшәгән илгә бик тугры хезмәт иткән. Муса Җәлил образына яңадан кайтыйк, аңа һәйкәл бар, аның легендасы бар, бәлки, тормышында тискәре әйберләр дә табыладыр. Бу каһарман сезнең өчен кем?

Искәндәр Әхмәтов.
Әлбәттә, миңа Искәндәр әфәнде белән бәхәсләшу кыен. Шул ук вакытта мин тарих фактларына, хисләремә таянып, әйтә алам: Бөек Ватан Сугышында шул хәтле дошманны тармар иткән ата-бабаларыбыз безнең өчен чыннан да батырлар.

Искәндәр Гыйләҗев. Әгәр дә без Бөек Ватан Сугышына бәя бирәбез икән, бер хакыйкать турында гел уйланырга һәм аны истә тотарга тиешбез. Сугышны Германия башлап җибәрә. Германия да, Советлар Берлеге дә хыянәтчел режимда, аларның табигатьләре бер-берсенә охшаш.

Ләкин сугышны Германия башлады. Нинди максат белән? Шушы илне, шушы халыкларны яулап алу һәм аларны кол итү. Бу реаль факт. Әгәр дә татарлар шушы ил өчен көршкәннәр, кан койганнар, һәлак булганнар икән, ул кешеләрне без батыр итеп күрәбез. Бу да хакыйкать. Чөнки татарны башка язмыш көтмәгән.

Әгәр дә Муса Җәлил турында әйтәбез, хәзер без аны символ дип әйтәбез, идеал итеп күрсәтәбез. Әлбәттә, эзли башласаң, аның тормышында төрле-төрле фактлар табылырга мөмкин. Ул бит кеше. Бер кеше дә идеал була алмый. Хәзерге көндә безнең татар халкын башка халыклар Муса Җәлил аша беләләр һәм ихтирам итәләр. Татарлар арасында кемнәрне беләләр? Тукайны һәм Җәлилне беләләр.

Әгәр дә без хәзер ревизия ясап, Муса Җәлилнең кара якларын эзли башласак, бу безгә кирәк түгел. Бу татарны адәм көлкесе ясаячак. Бу очракта объектив карарга кирәк. Муса Җәлил – шагыйрь, яшерен оешма составында булган, әсирлектә үлемгә хөкем ителгәч, гаҗәп, тетрәндергеч шигырьләр язган. Аның башы киселгән. Кайбер иптәшләр бу фактны да шик астына куялар. Без аны патриот шагыйрь дип беләбез.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG