Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә бүген нинди бәйрәм?


Русия халкының 77% 12 июнь нинди бәйрәм билгеләнүен белми. (2007 елда бу сан 70% булган). Олы буын Русия бәйсезлеге файда китермәде, дип саный.

Русиядә җәмәгатьчелек фикерен белешү үзәге оештырган сораштыруда катнашканнарның 9% бу көнне Русиянең суверенлыгы игълан ителгән, дип белдерде. 4% Русия СССРдан чыгып бәйсезлек турында декларация игълан ителгән көн, дип саный.

Калган җавапларда бу көнне Русия конституциясе кабул ителгән, Ельцин президент булып сайланган, фетнә булган диелә.

"Суверенитет Русиягә файда китерде" дип уйлаучылар елдан ел арта. 2002 елда бу сан 36% булса, быел – 52%.

Русиянең төньяк-көнбатышы һәм Урал ягында халык Русия суверенлыгын яклый. Идел буе һәм Ерак Көнчыгыштагы олырак буын һәм коммунистларны яклаучыларның 19% һәм 20% бәйсезлек Русиягә файда китермәде, дип саный.

XS
SM
MD
LG