Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:49

Иранда президент сайлау


Катнашу дәрәҗәсе бик югары, тавыш бирү урыннарында озын чиратлар

Катнашу дәрәҗәсе бик югары, тавыш бирү урыннарында озын чиратлар

Иран ислам республикасындагы шикелле каршылыклы сәяси системны дөньяның башка бер генә илендә дә табып булмыйдыр. Бер яктан, тоталитар хакимият – илдәге бар мөһим карарларны руханилар кабул итә. Икенче яктан, чып-чын демократия күренешләре.

Һәрхәлдә, элекке совет илләре белән чагыштырганда Иран демократиясе күпкә җанлырак. Президентлар үзләренә варис билгеләми. Хакимияттәге партиянең мәҗлестә хәлиткеч өстенлеге юк. Сайлау нәтиҗәсен алдан фаразлау мөмкин түгел.

Чын көрәш

Берничә атна буена Иранда чын мәгънәдә сайлау көрәше барды. Һәр намзәт урам җыеннарына дистәләгән мең тарафдарын җыйды. Матбугат, интернетта, телевидениедә туры эфирда барган бәхәсләрне бар ил аягүрә күзәтте дияргә була.

Иранда барлыгы 46 миллион сайлаучы. Җомга көнне алар иртәнге сәгатьләрдән үк тавыш бирү урыннарына агылды. Озын чиратлар хасил булу сәбәпле, рәсмиләр тавыш бирү вакытын ике сәгатькә озайтырга мәҗбүр булды.


Аятолла Хөмәнеи беренчеләрдән булып тавыш бирде. Катнашу дәрәҗәсе бик югары, тавыш бирү урыннарында озын чиратлар

Президент урынына дүрт намзәт дәгъва итә. Ләкин төп көрәш хәзерге җитәкче Мәхмүт Әхмәдинеҗад белән реформачыл намзәт Хөсәин Мосави арасында барыр дип көтелә.

Калган ике намзәт – элекке мәҗлес рәисе Мәһди Каруби һәм элекке инкыйлаб гвардиясе башлыгы Моһсән Ризаи.

Әхмәдинеҗад vs. Мосави

Фикер белешүләргә караганда, Әхмәдинеҗад белән Мосави бер чама тавыш җыярга тиеш. Ләкин элекке сайлаулар сабак булса, бу белешүләргә бик ышанырга ярамый.

Әхмәдинеҗад тавыш бирә
Иран президенты тавышын биргәннән соң, иранлыларга рәхмәтен укыды:

"Мин Иран халкына игелеклеге, бөеклеге, фидакарьлеге, түземлеге, кичерүчәнлеге өчен рәхмәтемне белдерәм. Бу халыкның ярдәме һәм Аллаһ теләге белән тагы да биегрәк үрләргә ирешеп була."

Әхмәдинеҗадның төп көндәше Мосави яктырак киләчәккә өмет белдерде: "Аллаһ теләсә, бар халыкның тырышлыгы белән алда безне яхшырак һәм матуррак көннәр көтә."

Заманында премьер-министр булган Мосави, Гыйрак белән сугыш вакытында икътисадны саклап калган кеше. Ул Әхмәдинеҗадны икътисадны дөрес алып бармавы һәм башбаштак сәясәте белән Иранны калган дөньядан аеруы өчен гаепли.

Әхмәдинеҗад, җавап итеп, хөкүмәтенең уңышлары турында сөйли, шуларның берсе итеп атом програмын китерә.

Телевидение vs. интернет

Мосави тавыш бирә
Икесенең дә халык арасында җитәрлек тарафдары бар. Әхмәдинеҗадны авыл кешеләре, шәһәрләрдә ярлырак катламнар хуплый. Мосави ягында укымышлылар күбрәк, яшьләр, студентлар. Әхмәдинеҗад ягында рәсми мәгълүмат чаралары, һәм иң мөһиме, Аятолла Хөмәнеи хуплавы. Мосави ягында заманча элемтә чаралары һәм интернет.

Сайлау ярышы барышында рәсмиләр Facebook исемле интернет челтәрен башта тыеп карады. Аннары моның мәгънәсез икәнен аңлап, үзләре дә, Facebook, YouTube, хәттә Twitter кебек челтәрләрне куллана башлады.

Реформачыл көчләр хакимият ягыннан төрле хәрәмләшүләр ихтималын белдерә. Җомга көнне алар Иран яшьләре арасында бик популяр булган СМС хезмәтен туктатуы турында хәбәр итте.

"Безнең вәкилләр тавыш санауга кертелми, – ди реформачыл намзәт ярәдмчесе Мортаза Алвири. – Рәсмиләр шулай ук безнең өчен бик мөһим булган СМС хезмәтен туктатты."

Тавыш бирү бетүгә берничә сәгать кала Мосавиның тарафдарлары аның 60% чамасы тавыш җыюын хәбәр итте. Әхмәдинеҗад тарафдарлары моны сайлаучыларга психологик басым, дип кире какты.

Сайлауның беренчел нәтиҗәләре алдагы 24 сәгать эчендә билгеле булыр дип көтелә. Намзәтләрнең берсе дә күпчелек тавыш җыя алмаса, киләсе җомга 19 июнь көнне икенче тур үтәчәк.

XS
SM
MD
LG