Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзәк Азиягә Талибан куркынычы яныймы?


Үзәк Азия җитәкчеләре соңгы вакытта Талибан тарафыннан янаган куркыныч турында күбрәк сөйли башлады. Чынлыкта да бу куркыныч бармы, яисә инде җитәкчеләр моны үз максатларында кулланамы?

Кыргызстан президенты Курманбәк Бакыев хәзер Талибан сугышчылары Үзәк Азиягә үтеп керергә мөмкин дип белдерә. Чөнки Пакстан сугышчыларга каршы хәрби чаралар башлады, Әфганстанда шулай ук аларга каршы Кушма Штатлар хәрбиләре көрәш алып бара.

“Пакстанда да, Әфганстанда да хәл катлаулы. Пакстанда мисал өчен качкыннар саны 2 миллионга җитте. Әфганстаннан соң талиплар кайсы якка юнәлеш алыр? Таҗикстан, Кыргызстан, Үзбәкстанга таба китүләренә Алла сакласын”, ди Бакыев.

Кыргызстан соңгы вакытта Үзбәкстан һәм Таҗикстан чикләре янындагы иминлек чараларын арттырды.

Үзбәкстан шулай ук үз җирлегенә экстремистларның үтеп керү мөмкинлегенә сылтап, Кыргызстан белән чик юлларында тирән чокырлар казыды.

Ә Уртак иминлек килешүе оешмасы Әфганстаннан сугышчылар үтеп кергән очракта тиз генә каршылык күрсәтү өчен махсус көчләр булдыру турында сөйләште.

Ләкин күп кенә белгечләр Үзәк Азиягә Талибанның үтеп керү куркынычы бик аз, бәлки әле бөтенләй юктыр, ди.

Куркынычны да Үзәк Азиядән китеп башка сугышчыларга кушылган төркемнәр генә булдырырга мөмкин. Аларның кайберләре - талипларга, икенчеләре - Әл Каидәгә кушылган, диелә.

Алар арасында хакимияткә каршы булган, “Үзбәкстан ислам хәрәкәте” оешмасы да бар. Хакимият тарафыннан тыелган әлеге экстремистик төркем сугышчылары 1990 елларда Әфганстанга качып Әл-Каидәгә кушылган.

Бу сугышчыларның кайберләре соңыннан төрле хәрби чаралар вакытында үтерелгән, икенчеләре талиплар янына киткән.

Карнегиның үзәгенең Мәскәүдәге вәкиле хезмәткәре Алексей Малашенко белдерүенчә, Бакыев һәм башка Үзәк Азия илләре җитәкчеләре куркыныч яный дип, үз максатларын алга сөрә.

“Монда шактый гади булмаган уен бара. Бакыев талиплардан куркыныч яный дигән булып, Кыргызстанда шөрепләрне кысарга исәпли. Тыштан куркыныч янаганда, әлбәттә, җәмәгатьчелек хакимият янында якынрак туплана”, ди ул.

Малашенко Бакыев бу очракта Кушма Штатлар һәм Русия алдында икеләтә уен уйнарга да мөмкин дигән фикердә тора.

Ел башында Кыргызстан республикасы хөкүмәте Кушма Штатларга караган Манас хәрби һава базаларын ябачагын әйтте. Бакыев бу хакта февральдә Мәскәүгә баргач белдерде һәм төп сәбәп финанслар белән бәйле, диде.

Шул ук сәфәрендә Бакыев Русиядән 2 миллиард доллар кредит һәм инвестицияләр алуга килешү төзеп кайтты.

Хәзер исә Бакыев Әфганстан президенты Хәмит Карзай Манасның ачык калуына теләк белдерде дип, Шанхай хезмәттәшлек берлегендә бу мәсьәләне тикшерергә тәкъдим итте.

Әмма Кыргызстан иминлек шурасының элекке сәркатибе Мирослав Ниязов сүзләренчә, илгә экстремистлык янаса да, ул илнең үз эчке проблемалары белән бәйле.

“Элекке советлар илләре арасында социаль-икътисади өлкәне алганда Кыргызстан иң соңгы урында тора. Бу үзе дә күп нәрсә турында сөйли. Халык хакимияткә ышанып бетми, чөнки аларның мәнфәгатьләре якланмый. Әлеге шартларда, әлбәттә, хәзерге сәясәт белән канәгатьсез кешеләр бар һәм алар һәрбер радикаль көчләрне якларга әзер”, ди Ниязов.

Шул ук вакытта ул Әфганстаннан куркыныч янарга мөмкинлеген дә кире какмый. Чөнки тотрыклылык урнашмый торып, Үзәк Азия тыныч булып кала алмый, ди ул.
XS
SM
MD
LG