Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хаменеи Иран халкын Әхмәдиниҗатны якларга чакыра


Иран эчке эшләр министрлыгы җомга көнне үткән президент сайлауда хакимияттәге Мәхмүт Әхмәдиниҗатның җиңүен игълан иткәннән соң, илнең югары рухи җитәкчесе Аятулла Али Хаменеи ил халкын Әхмәдиниҗатка яклау белдерергә чакырды.

Дәүләт телевидениесе Хаменеинең "тавыш бирүдә сайлаучыларның 80 проценты катнашуы һәм җиңүчене 24 миллион кешенең яклавы илдәге тәррәкыятьне, дәүләт иминлеген һәм дәвамлы бәхетне гарантияли", - дигән сүзләрен китерә.

Рәсми нәтиҗәләрнә караганда, Әхмәдиниҗатны тавыш бирүчеләрнең 62.6 проценты яклаган.

Сайлауда катнашкан 2 реформачы намзәт бу нәтиҗә белән килешми.
XS
SM
MD
LG