Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәһран урамнарында киеренкелек


Президент сайлауның бәхәсле нәтиҗәләре игълан ителгәннән соң Тәһранда бүген киеренкелек сизелә.

Меңнәрчә кеше сайлау нәтиҗәсенә ризасызлык белдереп урамнарга чыкты.

Мөһим хөкүмәт биналарын полиция саклый.

Сайлауны үткәргән эчке эшләр министрлыгы бинасын махсус көчләр саклый.

Франц пресс агентлыгы хәбәр итүенчә, сайлау нәтиҗәсен кире кагучы оппозицион намзәт Мирхөсәин Мусави тарафдарлары Тәһран үзәгендәге Ванак мәйданына җыелгач, полиция белән бәрелешләр булган.

Полиция рөхсәтсез демонстрацияләргә юл куймаячагын белдерә.

Дәүләт телевидениесе һәм радиосы эчке эшләр министрлыгы игълан иткән сайлау нәтиҗәләрен генә тапшыра, Муссавиның ризасызлыгы турында хәбәр бирми.
XS
SM
MD
LG