Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингушетиянең элекке премьер урынбасары үтерелде


Назраньда Ингушетиянең элекке премьер-министр урынбасары Бәшир Аушев үтерелде.

Интерфакс агентлыгы прокуратура тикшерү комитетының республика идарәсе мәгълуматларына таянып шимбә кичендә билгесез кешеләр Аушевның машинасына ут ачкан дип хәбәр итә.

Яралы Аушев хастаханәгә алып барганда үлгән.

Һөҗүм итүчеләрне эзләү эше бара.

90-нчы елларда Бәшир Аушев Ингушетия эчке эшләр министрлыгын җитәкләде, соңрак күп еллар буе премьер-министр урынбасары булды.
XS
SM
MD
LG