Accessibility links

Рәхимов: Башкортстан Конституция мәхкәмәсе таләбенә буйсыначак


Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов, Башкортстан, Русия конституция мәхкәмәсе таләп иткәнчә, суверенитет төшенчәсе очраган канун маддәләренә үзгәрешләр кертәчәк, дип белдерде.

Бу турыда Рәхимов атнакич көнне Уфада Башкортстан халыклары мәҗлесе корылтаенда журналистлар белән очрашу вакытында әйткән.

«Интерфакс» мәъглүматлар агентлыгы Рәхимовның “Җитәкчелек таләп итә икән, үзгәртербез”, - дигән сүзләрен китерә.

Берүк вакытта ул республиканың дәүләт суверенитетын һәм Русия белән Башкортстан арасында вәкәләтләр бүлешү турындагы шартнамәне “кире кагып булмый торган тарихи факт” дип атаган.

Узган атна «Московский Комсомолец» газетына биргән әңгәмәсенә кагылып, Рәхимов “Мине халык хуплый, шул мөһим. Уйланырга кирәк. Мин бары тик күпләр уйлап йөргән фикерне әйттем”, - дигән.

“Мин партиягә, гамәлдәге системга каршы түгел. Һәр партиядә тәнкыйть булырга тиеш”, - дигән Башкортстан президенты.

Ул әңгәмәсендә Рәхимов үзе әгъза булып торган «Бердәм Русия» партиясенә һәм илдәге үзәкләштерү сәясәтенә кискен тәнкыйть белдергән иде. Бу хәл Русиәдә зур шау-шу тудырды.
XS
SM
MD
LG