Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 13:02

“Зур 8” министрлары икътисад тотрыклана, ди


Италиянең Лечче каласында җыелган “зур 8” илләренең икътисад министрлары, алга киткән илләрдә хәлләрнең тотрыклануы күзәтелә, дип белдерде. Министрлар киңәшмәсе ике көн дәвам итте.

Министрлар сүзләренә караганда, бу тотрыклылык әле бик “нечкә”. Моңа карамастан, Халыкара валюта фондына икътисадка ярдәм йөзеннән төрле илләргә тәкъдим иткән кризиска каршы программаларны тәмамларга, дигән мөрәҗәгать кабул ителде.

XS
SM
MD
LG