Accessibility links

Әхмәдиниҗат ШХО саммитына соңрак кушыла


Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат дүшәмбе Русиядә Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШХО) саммиты ачылышында катнашмады.

Иран һәм Русия рәсмиләре бүген Русия президенты белән очрашырга тиеш булган Әхмәдиниҗатның саммитка сишәмбедә Екатеринбурда гына кушылачагын белдерде.

Очрашуда каралучы төп мәсьәлә Төньяк Корея һәм Әфганстан булыр дип көтелә. Анда Кытай президенты Һу Дзинтао да катнаша.

Шанхай хезмәттәшлек оешмасына Русия, Кытай, Казакъстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Кыргызстан керә.

Әфганстан, Пакстан, Һиндстан һәм Иран күзәтүче дәрәҗәсендә катнаша.
XS
SM
MD
LG