Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ике башлы “Татарстан”


Апрель май айларында “Татарстан” журналы ике төрле булып чыкты. Кәгазьдә рәсми журналның редакциясе яңартылса да, әлегә бу турыда рәсми белдерүләр юк. Яңа җитәкчелек исә, басманы үзгәртергә жыена.

“Татарстан” журналы тирәсендә “болытлар куерып, яңгырлар явып китеп, кояш та чыгырга” өлгерде инде. Әмма Татарстанлыларны шаккаттырып булмый. Шуңа күрә, соңгы ике айда республиканың төп рәсми мәгълүмат чарасының бөтенләй башка басма булып чыгуына да халкының исе китмәде.

Апрель аенда басманы мөхәррир Рифат Фәттахов чыгарса, яңа саны Айдар Сәлимгәрәев җитәкчелегендә ясалган.

“Татарстан” журналындагы үзгәрешләр узган ел ахырында башланды. Республика эчке эшлшләр министрлыгы карары нигезендә Татарстанның хисап пулаты, финанс минитрлыгы һәм эчке эшләр министрлыгы редакциядә тикшерү үткәрде. Әлеге эшләр нәртиҗәсендә басманың баш мөхәррире дә, редакция составы да тулаем алмашынды. Республиканың рәсми журналы хәзер “Татмедиа” оешмасына карый.

Журналның баш мөхәррире Рифат Фәттахов бу үзгәрешләрне гадәти хәл, ди. Аның сүзләренчә әлеге вакыйгалардан артык проблема ясарга кирәкми.

“Һәрбер нәрсәдән юк җирдә проблема ясамагыз. “Татарстан” журналының эшләре канун нигезендә бара, барысы да тәртиптә. Бу басманың киләчәге матур булыр дип уйлыйм. Һәрхәлдә мин аларга шуны телим”, ди Рифат Фәттахов.

Журналлар исә, тышкы кыяфәте, эчтәлеге белән бер-берсеннән нык аерылып тора. Белгечләр арасында бер санга гына карап фикер йөртү хупланмаса да, күпләр әлеге ике журналга карап нәтиҗәләр ясарга кереште. Беренче карашка, белгечләр фикеренчә, элекке журнал сәяси яктан баерак булган. Беренче биткә күз салсак, элекке басмада “Ак Барс” хоккей такымының җиңүенә багышланган “Русиянең спорт башкаласы Казанга күченә” дигән язма тора.

Яңа “Татарстан” журналында исә, ике биткә “Ауди” машинасы рәсеме төшерелгән. Икенче биттә элекке “Татарстан”лылар ШОС халыкара оешмасы вәкилләренең Казанга килүен тасвирлый. Яңа басмада исә, Швейцария сәгатьләрен мактыйлар. Өченче биттә Русия белән Белорус илләре мөнәсәбәтләре турында сүз бара. Яңа журналда өченче биттә дә сәясәт күренми, биредә әле ачылган “Кремлин” рестаранын рекламлыйлар. Шулай ук бу басмада “Билайн” ширкәтен, Түбә ябу заводын, “Interio” кибетен, “Берег” ширкәтен танытуга күп урын бирелгән.

Бүген, бигрәк тә кризис сәбәпле күп кенә мәгълүмат чараларының яшәве авырлаша. Рекламның күп булуы да басманың матди халәтенә файдага гына, әмма сәяси журналның “саргая” баруын, кайбер белгечләр хупламый. Яңа басмада иң истә калган темалар исә, Бердәм дәүләт имтиханнары мәсьәләсе, 9 май бәйрәме, “Универсиада”га әзерлек эшләре турында. Шулай ук “Известия” хәбәрчесе Юрий Николаевның Казанда Русия президентына очкыч эшләүләре темасына язылган мәкаләсе дә, игътибар үзәгендә.

Элекке журналда исә, белгечләр беренче чиратта тышлыкка игътибар итә. Биредә Казан кирмәне, аның янында урнашкан, байларның бер төн йокларга кайткан, йортлары сурәтләнгән. Үткен телле белгечләр, янәсе бу сүрәт аша журналның элекке мөхәррире Рифат Фәттаховның җитәкчелеккә төрттереп нәрсәдер әйтергә теләгән ди. Фәттахов үзе исә, моның белән килешми.

“Тышлыкка бу рәсем махсус куелмады. Бу Казанның рәсми рәвештә Русиянең өченче башкаласы исемен алуга багышланган тышлык иде”, ди ул.

90 елга якын чыккан “Татарстан” журналы нинди булган һәм нинди булырга тиеш дигән сорауга Фәттахов җавап бирүдән баш тартты. Журналның яңа башлыгы Айдар Сәлимгәрәев та киләчәктә басманың нинди булачагын тасвирларга авырсынды. Әлегә журнал тулаем үзгәрү хәлендә, шуңа күрә төгәл әйтеп булмый, ди ул.

“Татарстан” журналының элекке кебек үк республиканың төп рәсми басмасы булып калачагы, аның максаты үзгәрмиячәге төгәл билгеле. Бары тик ул заманчарак һәм эчтәлеге ягыннан бераз үзгәртелеберәк чыгачак”, ди басманың баш мөхәррире Айдар Сәлимгәрәев.
XS
SM
MD
LG