Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Нетаньяһу чыгышын хуплый


Европа Берлеге җитәкчелеге Израил премьер-министры Беньямин Нетаньяһуның, аерым шартлар белән булса да, Фәлестин дәүләте оештыру белән килешүче чыгышына хуплау белдерде.

Берлектә рәислек итүче Чехиянең тышкы эшләр министры Ян Коһоут бу чыгыш дөрес юнәлештәге адым булды диде.

Якшәмбе көнне Нетаньяһу фәлестин дәүләте төзүгә беренче мәртәбә хуплау белдерсә дә, бу дәүләтнең үз гаскәре булмаска тиеш диде.

Ул шулай ук фәлестиннәр Израилнең яһүд дәүләте булуы белән килешергә тиеш диде.

Ак Йорт бу чыгышны “алга таба мөһим адым” дип атады.

Фәлестин ягы Израил Иерусалимны бүлешергә, фәлестин качакларын кабул итәргә теләми дип Нетаньяһу чыгышын хөкем итеп чыкты.
XS
SM
MD
LG