Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү өлкәсендә сабан бәйрәме!


20 июньдә Мәскәү өлкәсе Сабантуе бәйрәме Люберца шәһәрендә узачак.

Июнь ае Сабан туйлары ае. Кайчагында, Сабантуй халык бәйрәме булудан туктады, ул инде сәясәткә әверелеп бара, дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә.

Соңгы елларда Сабантуй беркайчан узыдырылмаган төбәкләрдә бу бәйрәмнең елдан-ел киң колач ала баруын күзәтәсең дә, сәясәт булса да ярый, бары тик Сабантуй бәйрәме булып кына торсын иде дигән фикергә киләсең.

Мәскәү өлкәсендә Сабантуйларының даими үткәрелүенә быел тугыз ел тула. Һәр төбәкнең үз гадәте булган кебек, Мәскәү өлкәсендә дә Сабантуйларның үз кагыйдәсе бар.

Беренче чиратта, Сабантуй һәр елны аерым бер шәһәрдә уздырыла. Шулай ук бу бәйрәмгә башка күп кенә чараларны бәйлиләр. Быелгы Мәскәү өлкәсе Сабантуе Люберцы шәһәрендә узарга тиеш. Милли мәдәни мөхтәрият тарихта беренче мәртәбә бу шәһәрдә 1 июнь - балаларны яклау көнендә балалар өчен Сабантуй бәйрәме уздырды. Шәһәр күләмендә үткәрелгән бу бәйрәмдә төрле милләт вәкилләре катнашып, Сабантуйның барлык уеннарын да катнашты.

Шулай ук «Рәссам» дип аталган татар рәссамнары оешмасы да Сабантуйга багышлап үзенең күргәзмәсен ачып җибәрәчәк. Ә китапханәдәге күргәзмәләр халыкны татарның милли бәйрәме белән генә түгел, милли киемнәре, милли мәдәнияте, язучылары, шагыйрьләре белән дә таныштырачак. Менә шундый киң колачлы итеп уздырылырга тора быел Мәскәү өлкәседәге Сабантуй.

Без бу уңайдан Мәскәү өлкәсе милли мәдәни мөхтәрияте рәисе Фәрит Мохтасаровка берничә сорау белән мөрәҗәгатъ иттек. Беренче чиратта өлкәдә татарларга мөнәсәбәт нинди, Сабантуе бәйрәменә ничек карыйлар? дип сорадык.

«Сабантуй эстафетасын алган һәр шәһәр бу бәйрәмгә бик игътибар белән карый. Акча ягын да уйлый, аның чыгымнарын бюджетына кертә. Димәк, татарларга карата яхшы мөнәсәбәтә дип әйтергә була» , диде Фәрит әфәнде.

Башка төбәкләргә барган кебек, Мәскәү өлкәсе Сабантуена да Татарстаннан ел саен төрле район вәкилләре килеп, һөнәрләрен күрсәтә, хәзинәсендә булганы белән сату итә, үзара дуслык белән араларны якынайта.

Быел Люберцада уза торган Мәскәү өлкәсе Сабантуй бәйрәменә Буа районы вәкилләре киләчәк. Бу карар Мәскәү өлкәсе татарлары үтенече белән кабул ителгән. Мәскәү өлкәсенең Сабантуй узачак районында утызынчы елларда Буадан күчеп килгән күп кенә татарлар яши икән. Алар якташларын күрәсе килеп, быелгы Сабантуйга буаларны чакырган.

Быел Мәскәү өлкәсе тарихында беренче мәртәбә Сабантуй уздырылачак Люберцы районы вәкилләре үзләренә кунакка җыенган буаларда Сабантуй кунагы булып та кайтканнар.

Фәрит Мохтасаровның әйтүенә караганда, кунакта булган Люберса районы җитәкчеләрен Буадагы Сабантуй шаккатырган. Алар, безгә дә сынатырга ярамас, дип белдергәннәр. Алар арасында алдагы эш берлеге нияте турында Сабантуйда килешү дә кабул ителгән.
XS
SM
MD
LG