Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ямәндә тотык итеп алынган 3 алман үтерелгән


Ямәндә соңгы көннәрдә тотык итеп алынган кешеләр арасында дим саналган 3 хатын-кызның мәете табылды дип хәбәр ителә.

Хөкүмәттәге чыганаклар һәм җирле кабилә вәкилләре әйтүенчә, Саада төбәгендә табылган ул 3 хатын-кыз атып үтерелгән дип санала.

Хәбәрләргә караганда алар Германия ватандашлары.

Узган атнада Ямәндә 7 алман, 1 британ һәм 1 кореялы тотык итеп алынган иде.

Ямәндәге башка кайбер киңкүләм мәгълумат чаралары 7 чит ил тотыгы үле килеш табылган дип хәбәр итә.

Әлегә бу хәбәрләрнең берсе дә бәйсез чыганаклар аша расланмаган.

Ямәндә көнбатыш туристларын тотык итеп алу еш була торган хәл. Күп очракта мондый хәлләр тыныч юл белән чишелә.
XS
SM
MD
LG