Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кашапов: “Ул чакта тоталитар режим көчле түгел иде”


ТИҮ рәисе Рәфис Кашапов һәм аның урынбасары Габдрахман Җәләлетдинов яңа мәхкәмәгә әзерләнә
ТИҮ рәисе Рәфис Кашапов һәм аның урынбасары Габдрахман Җәләлетдинов яңа мәхкәмәгә әзерләнә

Чаллы мәхкәмәсе Рәфис Кашаповны ел ярымга шартлы рәвештә хөкем итте. Шушы хөкем карары белән риза булмаган Кашапов Татарстан югары мәхкәмәсенә гариза язды. 19 июньдә шушы шикаять каралачак.

Соңгы 10 ел эчендә Чаллы ТИҮ-е рәисе Рәфис Кашаповка карата мәхкәмә эшләренең бик күп булуы җәмәгатьчелеккә мәгълүм. Аңа күп тапкырлар хөкем карары чыгарылды, күп тапкырлар Рәфис Кашапов мәхкәмә карарлары белән риза булмыйча, бу карарларны үзе дә мәхкәмәгә бирде һәм кайбер очракта җиңеп чыкты.

2004 елда Кашаповка карата “листовкалар эше” ачыла. Чаллы мәхкәмәсе Рәфис әфәндене бу эштә гаепсез дип таба. Чаллы прокуратурасы әлеге мәхкәмә карарын Татарстан югары мәхкәмәсендә кабат күтәрә. Казандагы хокукчылар Чаллы прокуратурасы дәгъвәсен кире кагып, Кашаповны гаепсез дип таныды.

Быелның 24 апрелендә Чалллы мәхкәмәсе Рәфис Кашаповны ел ярымга шартлы рәвештә хөкем итте. Хәзер, шушы хөкем карары белән риза булмаган Кашапов яклаучылары белән Татарстан югары мәхкәмәсенә гариза язды. 19 июньдә шушы шикаять карала. Әлеге эш белән хәбәрдар булган кешеләрдә мондый фикер дә бар: “Кашапов юкка акча сарыф итеп йөри. Барыбер мәхкәмә аның файдасына булмаячак”, диләр.

“Бу очракта акча китә дип тормыйбыз, монысы безнең принцип эше. Мәхкәмәдә милли мәнфәгатьне яклыйбыз. Мари иленнән адвокат Светлана Сидоркина, Ижаудан Рөстәм Вәлиуллин, җәмагать яклаучылары Зәки Зәйнуллин, Юныс Камалетдинов, Айдар Хәлим барыбыз бергә гариза бирдек.

Русиядәге мәхкәмәләрдә җиңүгә исәп тотмыйбыз. Алга таба Страсбургка барып җитәрбез. Путин хәкимияткә килгәч урыс булмаган халыкларның хокукы ныграк кысыла башлады. 2004 елда “листовкалар эше” ачылгач, мине Татарстан югары мәхкәмәсе аклады. Ул вакытта Русиядә тоталитар режим болай көчле түгел иде. Хәзер ул көчәйде, безгә авыррак булачак. Конституцион хокукларыбыз да бозыла. Русиядә дә уңай карар чыгарулары ихтимал”, ди Кашапов.

Чаллы элек-электән милли хәрәкәт үзәгендә булды. “Суверен Татарстан”, “суверен республика” дигән төшенчәне, сүзтезмәне конституциягә, башка рәсми документларга кулланышка кертүдә Чаллы милли хәрәкәте җитәкчеләре һәм вәкилләре зур эш башкарды.

Мәскәү хәзер төбәкләрдәге суверен дигән сүздән котылырга чамалый. Эзәрлекләнгән, мәхкәмә юлында йөргән милли хәрәкәт бу мәсьәләдә үз сүзен әйтмәде. Рәфис Кашапов, мәсәлән, бу эш буенча мәхкәмәләр беткәч мөрәҗәгать кабул итәрбез, бәлки каршылык чаралары да оештырырбыз, ди.
XS
SM
MD
LG