Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия БМОның Грузиядәге вәкиллеге мөддәтен озайтырга чакыра


Русиянең БМОдагы вәкиле БМО Иминлек шурасы әгъзаларын яңа чынбарлыкны исәпкә алып БМОның Грузиядәге вәкилләре мөддәтен озайтырга чакырды.

Русия Грузиядән аерылырга теләүче Абхазия белән Көньяк Осетияне бәйсез дәүләтләр дип таныды һәм хәзер шушы яңа чынбарлык мөддәтне озайтуда чагылырга тиеш ди.

Кушма Штатлар, Британия һәм Франция бу Грузиянең бербөтенлеген бозу булачак дип каршы чыга.

Бүген БМО Иминлек шурасы ябык ишекләр артында Грузиядәге вәкиллек мөддәтен озайту мәсьәләсен карый.
XS
SM
MD
LG