Accessibility links

Уфа символы кем?


Уфага нигез салучы Михаил Нагой һәйкәле янында урам җыены узды. Анда йөзгә якын кеше катнашты.

Чыгыш ясаучылар Уфада яшәмәгән, бары тик җимерү эшләре белән генә шөгыльләнгән Салават Юлаев башкала символы булырга тиеш түгел, ул - Михаил Нагой булырга тиеш дип атадылар.

Николай Швецов Михаил Нагойның нигез салуы турында Русия фәннәр академиясенең тарих институты җибәргән документ та раслый дип чыгыш ясады.

Чыгышларда безнең җәмгыятькә кешеләрне милли, дини чыгышларына карап бүлүче түгел, ә берләштерүче символ-билгеләр кирәк диелде. Шул ук юллар резолюциягә дә кертелде.
XS
SM
MD
LG