Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:45

Беларус республикасы президенты бердәм иминлек килешүе оешмасы саммитында катнашмады. Үзбәкстан башлыгын анда барырга Фәрит Мөхәммәтшин үгетләде.

Русия, халыкара армия төзү турында хыяллана башлады. Тиз хәрәкәт итү көчләре дип аталачак әлеге төркемне Мәскәү НАТО оешмасы буларак күрә.

Ул Бердәм иминлек килешүе оешмасына кергән илләрнең хәрбиләре нигезендә тупланыр дип фаразланды. Шул нисбәттән узган атна азагында Мәскәүдә оешманың саммиты узды. Анда хәрби-сәяси берлеккә кергән 7 ил арасыннан а Русия, Әрмәнстан, Казакъстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Кыргызстан президентлары катнашты. Беларус президенты Александр Лукашенко Русияне “икътисади дискриминациядә” гаепләп, Мәскәүгә килмәде. Русиянең Беларус сөт ризыкларыннан баш тартуы Лукашенконың ачуын чыгарды.

Чынлыкта Мәскәү соңгы көнгә кадәр Беларус президентының килмиячәгенә ышанмады. Һәм сөт мәсьәләсенә ул кадәр зур игътибар бирмәде.

Латвия шпротлары, украин сыры һәм грузин шәрабына каршы көрәшкән Русиянең баш санитар табибы Геннадий Онищенко Беларус республикасының сөт ризыкларын кертүне тыйган иде. Рәсми рәвештә бу Русия таләпләренә туры китереп документларны яңадан теркәмәү белән аңлатылды.

Беларус тышкы эшләр министрлыгы исә икътисади иминлеккә аяк чылып, Мәскәү республиканы «төзләндерергә» тели дип белдерде. Шул нисбәттән Лукашенко Мәскәүгә бармады һәм 5 ил тарафыннан имзаланган тиз хәрәкәт итү көчләрен булдыру турындагы килешүне дөрес түгел дип белдерде. Чөнки оешманың уставы нигезендә, кайсыдыр карарны кабул иткәндә, анда оешмага кергән бөтен ил башлыклары катнашырга тиеш.

Беларустан тыш, килешүне имзалаудан Үзбәкстан да баш тартты. Гомумән Үзбәкстан элекке Советлар берлеге илләре арасындагы Русиягә йөз тоткан очрашуларга әлләни әһәмият бирми.
Русиядәге Үзбәкстан илчесе белдерүенчә, соңгы вакытта Евразэс, БДБ - Шанхай хезмәттәшлек оешмаларының күп кенә очрашулары уза. Аларда шул ул кешеләр катнаша һәм берүк мәсьәләләр карала.

Шуңа Үзбәкстан президенты Ислам Кәримовның әлеге оешма саммитына килүе дә төгәл билгеле түгел иде. Мәсәләне хәл итү өчен узган атнада Русия президентының БДБ илләре белән хезмәттәшлек вәкиле Фәрит Мөхәммәтшин махсус Үзбәкстанга барып Кәримов белән очрашты.

Элек үзе дә Русиянең Ташкенттагы илчесе булып торган Мөхәммәтшинның сүзен Үзбәкстан президенты күрәсең кире какмаган. Ул Мәскәүгә килүен - килде, әмма тиз хәрәкәт итү көчләрен булдыру турындагы килешүгә кул куймады. Ягъни ул алдан тәкъдим иткән шартлардан кире чигенмәде.

Бердәм иминлек килешүе оешмасы матбугат хезмәткәре Виталий Струговец белдерүенчә, Ташкент 4 таләп куя.

“Аның беренчесе – телгә алынган килешүнең барлык әгъзалар тарафыннан ратификацияләнгән булуы. Икенчесе - тиз хәрәкәт итүче көчләр күпчелек тавыш белән түгел, ә барлык әгъза илләрнең ризалыгы белән кабул ителүе. Өченчесе – тиз хәрәкәт итүче көчләрнең дәүләт кануннарына каршы килмәве. Дүртенчесе – БДБ илләре арасында конфликтлар чыкканда, Бердәм иминлек килешүе оешмасының эшләми торуы”, диде ул.

Русия президенты Дмитрий Медведев саммит утырышыннан соң узган матбугат очрашуында: “Үзбәкстан кайбер мәсьәләләрдә әле шикләнә, әмма бу аның килешүгә кул куймаячак дигән сүзе түгел”, диде.

Беларус республикасы танымаска чакырса да, Русия әлеге килешүне имзалауны зур вакыйга дип атады. Медведев сүзләренчә, тиз хәрәкәт итү көчләренә яхшы әзерлекле 15-20 меңләп хәрби керергә тиеш. Беларус белән Үзбәкстанның баш тартуын Медведев көтмәгән, күрәсең.

XS
SM
MD
LG