Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Көнчыгыш юлбарысы" көчсезләнәме?


Үзен Көнчыгышның үсеп килүче юлбарысы, Азиядә НАТОга каршы көч итеп күрсәтергә тырышып килгән Шанхай хезмәттәшлек оешмасында ярыклар зурая бара

Шанхай хезмәттәшлек оешмасының (ШХО) Екатеринбурда үтүче саммитыннан әллә ни көтеп булмый. Русия белән Кытай өстенлек иткән бу төркемдә бердәмлек соңгы бер ел эчендә шактый кимеде.

Русия белән Кытай җитәкчеләренең очрашуы һәрчак зур игътибарга лаек вакыйга.

Ә инде андый очрашуларга стратегик әһәмияткә ия булган Үзәк Азиядәге 4 илнең дә катнашуы, өстәвенә Иран, Һиндстан һәм Пакстан җитәкчеләренең күзәтүче буларак килүе күпләрне бу вакыйгага зур кызыксыну һәм сагаю белән карарга мәҗбүр итә.

ШХО кысаларында бу илләрнең җитәкчеләре соңгы 10 елда шактый төрле очрашулар үткәрде.

Русия, Кытай, Казакстан, Таҗикстан, Кыргызстан һәм Үзбәкстанны үз эченә алган оешманың бу очрашуы исә һич тә элеккечә сагайта торган түгел.

ШХОда берничә ел элек барлыкка килгән ярыклар хәзер тагын да зурая бара.

Манас мәсьәләсе карала


Дүшәмбе Екатеринбурда рәсми кичке аш белән ачылган саммитта сишәмбе каралачак мөһим мәсьәләләр арасында Кыргызстандагы Манас хәрби һава базасы мәсьәләсе дә бар.
Әфганстаннан Манаска килгән очкычта АКШ хәрбиләре

АКШ көчләре Манас базасын Әфганстандагы хәрби чараларны тәэмин итү өчен 2001 елдан бирле кулланып килде.

Әмма бу елның февральендә Бишкәк Манасны 6 ай эчендә бушатырга кушты.

Күп кенә күзәтүчеләр бу карар Мәскәү, ә бәлки хәтта Пекиң басымының нәтиҗәсе дип исәпли.

4 ел элек Үзбәкстанның әфган чиге буенда урнашкан АКШ көчләрен аннан чыгаруны ашыктыруын Русия дә, Кытай да яклаган иде.

Бу ел башында Мәскәүнең авыр хәлдәге Кыргызстанга 1 миллиард доллар кредит вәгъдә итүе кыргыз президенты Куманбек Бакыевның Манасны ябу карарына нык тәэсир иткән булырга охшый.
Дүшәмбедә үткән былтыргы ШХО саммитында Карзаи белән Медведев

Әфганстан ШХО әгъзасы булмаса да, әфган президенты Хәмит Карзаи бу оешманың саммитларында еш кунак була.

Екатеринбур саммитында Карзаи тагын бер мәртәбә Кыргызстанны Манасны бушату карарыннан кире кайтырга чакырыр дип көтелә.

Карзаи саммит читендә Бакыев белән аерым да очрашырга җыена.

Русия президенты Дмитрий Медведев та Карзаи белән, шулай ук Пакстан президенты Асиф Али Зәрдари белән аерым-аерым очрашканнан соң аларның икесе белән бергәләп сөйләшергә җыена.

Русия рәсмиләре Медведевның Әфганстанга АКШ-НАТО юлларын арттыру турында сөйләшергә теләвен белдерде. Мондый адым Манасны ябуга бәйле борчылуларны бераз тынычландыра алыр иде.

Үзәк Азиядә Кытай тәэсире арта


Әмма Әфган һәм Пакстан җитәкчеләрен тынычландыру белән мәшгуль булган Медведев Кытайның Үзәк Азиядәге гамәлләрен күздән ычкындырырга мөмкин.

Кытай президенты Һу Дзинтао 15 июньдә Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Пакстан җитәкчеләре белән аерым очрашулар үткәрде.

Дөньякүләм иктисадый кризис Русиянең шактый хәлен алганда, Кытай күпкә тотрыклырак ил булуын күрсәтте.

Ышанычлы сәүдә партнеры булуы өстенә Кытай Үзәк Азиядәге энергия һәм шахта проектларына да бик күп акча сала.

Грузия сугышы ШХОны какшатты

Әмма ШХОда барлыкка килгән иң зур ярыклар Русиянең Грузия белән былтыргы сугышына бәйле.

Сугыштан соң Русиянең Грузиядән аерылырга теләүче Абхазия белән Көньяк Осетияне бәйсез дәүләт дип танырга чакыруына ШХОның бер генә әгъзасы да кушылмады.

Кытайның үзендә дә Синҗан һәм Тибет бәйсезлек хәрәкәтләре бар. Зур гына азчылык халыклар төркемнәре булган кайбер Үзәк Азия илләре дә бәйсезлек мәсьәләләрен бик куертырга теләми.

Хәрби күнегү урынына мода тамашасы


2007 елгы ШХО саммиты көннәрендәге күнегүләр
2 ел элек ШХО саммиты Русия һәм Кытай җирләрендә зур хәрби күнегүләр белән бергә үткәрелгән иде. Ул чакта күпләр барлык халкы 1.5 миллиардка җиткән, Евразиянең бик зур өлешен биләгән һәм заманча сугыш коралларына, шул исәптән атом коралларына ия булган бу илләр куркыныч хәрби беректәшлек төзи ала дип борчылган иде.

Уртак хәрби күнегүләр хәзер дә үткәрелә, әмма инде шактый кечкенә күләмдә.

Быелгы саммит исә мода тамашасы, балалар иҗаты күргәзмәсе һәм теннис бәйгесе белән генә бизәлде.
XS
SM
MD
LG