Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Һиндстан һәм Пакстан җитәкчеләре аерым очрашты


Бүген Екатеринбурда үтүче Шанхай хезмәттәшлк оешмасы саммиты читендә Һиндстан һәм Пакстан җитәкчеләре аерым очрашу үткәрде.

Һиндстанның Мумбай шәһәрендә узган елның ноябрендә 166 кешенең гомерен өзгән һөҗүмнән соң бу Һинд премьер-министры Манмоһан Сиң белән Пакстан президенты Асиф Али Зәрдариның беренче очрашуы.

Һиндстан ул һөҗүмне Пакстандагы Лашкар-е-Таиба сугышчан төркеме оештырган ди.

Очрашуда Сиң Зәрдарига Пакстан җирләре террорчылык өчен файдаланырга тиеш түгел диде.

Һиндстан да, Пакстан да Шанхай хезмәттәшлек оешмасында күзәтүче статусына ия.
XS
SM
MD
LG