Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:20

Түгәрәк өсәл сөйләшүендә сүз милли горурлык, ватанпәрвәрлек тәрбияләүнең катлаулы яклары турында бара.

Римзил Вәли. Бу сөйләшүнең беренче очкынын “Ватаным Татарстан” газеты кабызган иде. Аның 6 июнь санында Илдар Миргалимов “Булдырмыйбыз!” дигән мәкаләсендә “Тарас Бульба” фильмында урысларның, исерек казакларның үз милләтләрен зурлап, башкаларны кимсетүләре турында яза. Автор мондый шапырыну кайбер татар кешеләренә дә хас дип саный. “Русиядә сан буенча икенче халык, телебез дөньяда иң киң таралганнар исәбенә керә”, дип лаф оручы татарлар да Илдар Миргалимовка ошап бетми.

Ул: “Менә бу мәшһүр җырчы, бу артист, бу спортчы – татар! Белеп торыгыз, безнеке алар, безнеке!.. Мондый шапырынулар татарның "кимчелек комплекслары" турында сөйли. Бот буе малайның комлыкта: "Менә минем нинди машинам бар!", "Минем әтием синекеннән көчлерәк!" – дип үзенең "текә"леген танытырга тырышуын хәтерләтә бу. Ә аннары зарланышырга тотынабыз. Татарны кимсетәләр, дип бер-беребезгә шикаять белдерәбез. Милләт бетә, дип маңка агызабыз. Туйдырды буш сүзләр, туйдырды бу зарланулар!” дип яза.

Бер яктан караганда, бу чыннан шулай кебек. Әмма урыс бөек милләтчелеген, милләтен, тарихын күтәрү өчен чамадан тыш ресурслар салынган вакытта татар милли үзаңын тәрбияләү бик авыр хәлдә. Кечерәк милләт кешеләре еш кына үзләренең чыгышын яшерә. Ә яшь буын үзен зуррак милләт вәкиле итеп күрсәтергә тырыша.

Менә шуңа күрә тарихи фактларны, атаклы фән, мәдәният эшлеклеләрен, чыгышы белән татар булган сәнгать, спорт йолдызларын яшереп тормыйча, алар ярдәмендә милли горурлык үстерәләр. Түгәрәк өстәлдә менә шушы эчке каршылык турында “Ватаным Татарстан” газетының баш мөхәррире урынбасары Илдар Миргалимов һәм яшь журналист Айзат Шәймәрдәнов белән сөйләшәбез.

Илдар Миргалимов.
“Тарас Бульбаны” укыганнан соң, минем тәэсирләр бөтенләй башка иде. Бу күләмле әсәрне режиссерның ике сәгатьле фильмга сыйдырырга осталыгы җитмәгәндер, белмим. Яисә, дәүләт каналы ярдәмендә төшерелгән фильм буларак, аңа шундый максат куелган булгандыр. Миңа калса, фильмнан шовинизм исе килә.

Русиянең соңгы елларда төшергән фильмнарында андый әйбер күп. Хәзер ул хакта сәясәт белгечләре дә күп сөйләшә. Урыс ватанпәрвәрлеген күтәрүнең бозык формалары да барлыкка килде. Спортта зур җиңүләрдән соң бу бигрәк тә ачык күренә. Исерек җанатарлар урамга чыгып, “Без бөтенесен җиңәбез!”дип кычкыра. Ватанпәрвәрлекне башкалар белән чагыштыру нәтиҗәсендә генә күтәреп була дигән фикер әйтелә. Соңгы вакытта татарлар арасында андый фикер әйтүчеләр саны да күбәйде. Ни өчендер татарны урыс белән, башка милләт вәкилләре белән чагыштырырга кирәк. Безнең кемнәндер өстен булырга тиешлегебезне дәлилләргә тырышалар. Ләкин шул ук вакытта эчке камилләшү турында уйларга, кимчелекләрне объектив күзалларга, яхшылыкка омтылырга кирәк.

Римзил Вәли. Айзат, синең урыс милли узаңын күтәрәм, дип, башкаларны мыскыл итү очрагына игътибар иткәнең бармы?

Айзат Шәймәрдәнов.
Спорт өлкәсен алыйк, Казан командалары отса, шундук интернет челтәрендә, я матбугатта теге яисә бу милләтне рәнҗетерлек итеп язалар. Явыз Иван ничек Казанны басып алган, без шулай ук Казанның “Ак барс”ын отырбыз дип килделәр. Татарларга нишләргә кала соң? Спортта “без – татар” дип горурлану булырга тиеш. Зарипов, Хабибуллиннар юк-бар гына спортчылар түгел. Алар үз командаларының символлары булып тора. Универсиада, Казан татарлары белән фин татарларының спортта көрәшүләрен спорт чарасы аша татарны күрсәтү максатын күрәм.

Илдар Миргалимов. Спорт темасына килгәндә, бер-ике сүз әйтәсе килә. Ни өчен исерек җанатарларының кычкыруларына игътибар итәргә кирәк? Миңа калса, бу аларның дәрәҗәсенә төшү генә. Татарлар турында нәрсә генә әйтмиләр, татарны яратулар, без татарларны яклыйбыз дигән сүзләрне көтү – хата, андый нәрсә була алмый.

Мин үзем спорт чараларын карыйм, ләкин аларны тынычрак карарга тырышам. Без күп кенә татар спортчылары белән горурланабыз. “Ак барс”ны алыйк. Казанда тәрбияләнгән уенчылар бармы соң? Әйе, Зарипов - татар, ләкин ул Чиләбедә үсте. Татарлар аны аны үстерүгә татар бернинди өлеш тә кертмәгән.

Римзил Вәли. Аларның татарлар булуы күңелле бит.

Илдар Миргалимов.
Аның башка ягын да карарга кирәк. Казан хоккей мәктәбе бармы? Аннан берәр зур уенчы, Зарипов дәрәҗәсендәге кеше үсеп чыкканмы? Юк. Ләкин, без барыбер шатланабыз. Теннисчылар Сафиннар белән горурланабыз. Алар да бит Казанда, Татарстанда тәрбияләнмәде.
Илдар Миргалимов


Римзил Вәли. “Ак барс” чемпион булгач, кич машиналар агылды. Алар Татарстан әләмен күтәреп, кычкыра-кычкыра үттеләр. Татарстаннан чыккан һәрбер кешене син татар дип әйтәләр. Һәм безнекеләр, Татарстаннан барган урыс, яһүд, украиннар, мин татар түгел дип әйтми, киресенчә мин татар, дип тагы да ныгырак җан ата башлый.

Илдар Миргалимов.
Шулай да булсын, ләкин безгә моннан ни файда? Әйтик, Русия җанатарлары чыга да “Россия! Россия!” дип кычкыра. Аларны “Син Русиянең данын, чикләрен якларга барачаксыңмы?” дип сорасаң, юк, алар бармаячаклар. Миңа калса, бу ялган патриотизм. Бу махсус күпертелә торган әйберләр. Безнең дәүләт җитәкчеләренә кешеләренең урамнарга чыгып, “Татарстан”, “Ак барс” дип кычкырып йөрүе бәлки рәхәтлек китерәдер. Гамәли яктан безнең республикабыз өчен, милләтебез өчен зур файда китерә дип уйламыйм.

Римзил Вәли.
Айзат, менә Илдар әфәнде атаклы спортчылар бездә үсмәгәннәр, ди. Үсмәсә, ни? Русия – элекке Алтын Урданың территориясе бит. Үзбезенең нәселдән икән, Татарстанныкы булмаса да, тагы да шәбрәк дигән хис синдә бармы?

Айзат Шәймәрдәнов.
Бер яктан, җәмгыяттә юләрләнеп йөрү табигый күренеш. Быел хоккейда Русия җиңде, “Ак барс” чемпион булды. Бу Русия дөньяда иң яхшы команда дигән сүз, ә “Ак барс” шул җыелманың бер өлеше. Татар командасын татар шәһәре буларак күзаллыйлар, ә бездә тәрбияләнмәгәннәренә җитәкчеләр әле генә игътибар итә башлады. Үзебезнең хоккейчылар бик аз.

Римзил Вәли.
Минем бер башкорт дустым: “Сезнең татар фамилияле кешеләр Русиянең һәрбер төбәгендә бар, Мәскәүдә дә, Себердә дә бар. Ә “Салават”та да, башка җирдә дә башкорт хоккейчылары юк ”, ди. Зур лигада башкорт хоккейчылары бармы?

Илдар Миргалимов.
Зур лигада юк.

Римзил Вәли. Син татарларның зур лигада күплегенә горурланасыңмы?

Айзат Шәймәрдәнов. Ничек горурланмыйсың инде?! Горурланам! Горурлану – ул табигый нәрсә, татар булып тугансың, татар булып яшисең.

Римзил Вәли.
Зариповның, башкаларның үзаңы бармы? “Мин татар” дип әйтәме алар?

Айзат Шәймәрдәнов.
Алар урыс мөхитендә үскән кешеләр. Мөлековның: “Татар рухы “Татнефтьаренада” сизелә”, дип әйткән сүзе бар.

Илдар Миргалимов.
Нигә спортчылар үзаңы турында сорау бирәсез? Үзегезне шул спортчы урынына куеп карагыз. Татарстан спортчыны ясау өчен нәрсә эшләде? Ярдәм иттеме? Татарстан син дан казангач кына, сиңа килеп, үзеңне татар итеп таны әле дип әйтә башлагач, бу кеше үзен ничек хисләргә тиеш? Мин алар урынында: “Ә сез минем мондый булуым өчен нәрсә эшләдегез?” дип әйтер идем. Үзебез бер нәрсә дә эшләмибез, ләкин кешедән нәрсәдер сорыйбыз.

Римзил Вәли. Билалетдиновны чакырдылар бит.

Айзат Шәймәрдәнов
Илдар Миргалимов. Әйе, ул зур тренер булгач, аны чакырдылар.

Римзил Вәли.
Минемчә, анда милли үзаң, Татарстан горурлыгы бардыр.

Илдар Миргалимов.
Аңа шөкер генә әйтергә кирәк. Алардан артык нәрсә сорарга ярамый дип уйлыйм.
Минем җизни балалар мәктәбендә спорт тренеры булып эшли. Аның сүзләренә караганда, безнең балаларның спортын финанслау коточкыч. Шуңа күрә, зур җиңүләрне караганнан соң, җизнинең сүзләрен искә төшерәм дә, чыннан да, бездә киләчәк буын спортчыларын тәрбияләү бурычы куеламы? Эш эшләнәме? Әллә бүгенге көн турында гына уйлыйлармы?

Римзил Вәли. Әлбәттә, быел да чемпион булырга кирәк. Ничек инде, былтыр булдык, ә быел булмыйбыз?

Айзат Шәймәрдәнов. Стратегик фикер йөртү җитми.

Римзил Вәли. Спорт өчен иң яхшы шартлар бездә, диләр.

Айзат Шәймәрдәнов. Бездә спортка туксанынчы елларда игътибар итә башладылар. Нинди генә татар кешесе күренмәсен, үзебезгә тартабыз.

Илдар Миргалимов. Казанны спорт башкаласы дип әйтәләр. Мин бассейнга йөрергә тели идем. Бер сәгать ике йөз сумнан артык булып чыкты. Ни өчен Универсиада алдыннан велосипедта йөрер өчен юллар салынмый? Ләкин безнең түрәләр зур бюджетлы, акчалы проектлар белән шөгыльләнә. А халыкка кирәк булган әйберләр читтә кала.

Римзил Вәли. Милли үзаң спортта гына түгел, мәдәнияттә дә бар. Рудольф Нуриев фестивале бар, тугыз ел Англиядә тәрбияләнгән Алсу Сафина татарча бик матур итеп җырлады. Альбина Шаһиморатова, Америкага һәм Мәскәүгә барып, җыр конкурсларында җиңеп чыкты. Без алардан татар телен беләсезме дип сорарга тиешме?

Илдар Миргалимов.
Әгәр дә алар мин татар һәм татарларга файда китерәчәкмен дип әйтәләр икән, аларга моның өчен рәхмәт кенә әйтергә кирәк. Ләкин кешедән нәрсәдер таләп итү дөрес түгел.

Айзат Шәймәрдәнов.
Аларны татарлар яңа баскычка үстереп куйган. Зарипов – хәзер “Ак барс”ның символы, Алсу Сафина – бөтен дөньяда танылган җырчы, хәзер татарча җырлый. Бу халыкта горурлану хисләрне уята торган төшенчә түгелме?

Римзил Вәли. Аксаков һәм тагы биш йөз татар фамилияләре каны белән горурлану турында мәрхүм галим Халиков һәм башкалар язып торды. Сәнгать, тарих, спорт йолдызларының татар милләтенә уңай тәэсире бармы?

Илдар Миргалимов.
Ни өчен безгә гел үзебезне күрсәтергә кирәк соң? Ни өчен гел мактанырга кирәк? Әгәр дә кеше гел “карагыз, сәгатем нинди матур, күлмәгем нинди матур” дип әйтсә, бу кешене әдәпсезлектә гаепләргә хокукыбыз булачак. Без артык читкә китеп, ялган рухи кыйммәтләргә өстенлек бирә башладык. Минем башка әйберләр белән мактанасы килә. Әгәр дә Татарстан башка төбәкләрдән аермалы буларак, кече эшмәкәрлекне, урта эшмәкәрлекне үстерсә, нефть белән генә дан тотмаса, бу очракта мин тыныч кына горурланыр идем. Ләкин бу безнең кеше дип, гел аларны төртеп күрсәтү, нәрсәгә кирәк соң?

Римзил Вәли. Айзат, син мактану ягындамы, юкмы?

Айзат Шәймәрдәнов.
Мактану юктан килеп чыккан нәрсә түгел бит.

Римзил Вәли. Яшьләр мактанырга яратамы?

Айзат Шәймәрдәнов. Әлбәттә, ярата. Мактанулар конкрет мәсьәләгә нигезләнгән.

Илдар Миргалимов. Әгәр дә мин авырып китсәм, миннән акча сорамыйча, яхшы хезмәт күрсәтсәләр; баламны мәктәпкә бирәм икән, миннән акча сорамасалар, аны тәрбияләп чыгаралар икән, экзамен биргәндә акча таләп итмиләр икән, минем өчен бу горурлану өчен сәбәп булыр. Мин, башка төбәкләргә барып, башка милләт кешеләре белән сөйләшкәндә, күрдегезме, безнең Татарстанда шундый тармакларда уңышларга ирештек дип горурланып, кычкырып әйтер идем. Без гел үткән тарих белән горурланабыз, аякка баскан кешеләр турында сөйлибез, ә киләчәк турында уйлау юк.

Римзил Вәли. Ишетүебезчә, Илдар Миргалимов үзенең “Булдырмыйбыз” дигән мәкаләсендә әйткән фикерләреннән чигенмәде. “Тарас Бульба” фильмы авторлары һәм кайбер ультра татар милләтчеләре милли горурлык дигән булып, артык лаф оралар, ә практик гамәлләр эшләмиләр. Яшь журналист Айзат Шәймарданов та татар милләтеннән чыккан атаклы шәхесләр яшьләргә үрнәк һәм юл күрсәтүче дигән фикереннән баш тартмады. Бәхәснең нәтиҗәсе 0:0. Бу темага сөйләшүне, яңа идеялар, саллы фикерләр эзләүне туктатмыйбыз. Казан бүлегенең телефоны (843) 5-705-245. Адресыбыз: 420012, Казан 12, 155 а/т
Илдар Миргалимов, Айзат Шәймәрдәнов һәм Римзил Вәли

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG