Accessibility links

Кайнар хәбәр

БРИК оешмасы "тарихи" җыен үткәрде


Бразилия, Русия, Кытай һәм Һиндстан җитәкчеләре Екатеринбур җыенында
Бразилия, Русия, Кытай һәм Һиндстан җитәкчеләре Екатеринбур җыенында
Дөньяның тәрәккый итүче дүрт зур иленә БРИК атамасын заманында Голдман Сакс финанс ширкәте тәкъдим иткән иде. Атама илләрнең баш хәрефләреннән төзелгән – Бразилия, Русия, Һиндстан һәм Кытай.

Бу дүрт илгә дөньядагы җитештерүнең 15% туры килә һәм бу күләм арта бара. Шул ук Голдман Сакс фикеренчә, 20 елдан БРИК оешмасы Зур Җиделекне узып китәргә мөмкин.

Тарихи саммит

Җыен тәмамланганнан соң үткән матбугат очрашуында һәр җитәкченең кыска белдерүе көтелгән иде. Әммә дүртесе исеменнән дә бер Русия президенты сөйләде.

Дмитрий Медведев бу җыенны "тарихи" дип атады. Аның сүзләренчә, дүрт ил берничә өлкәдә хезмәттәшлек итергә килешкән. Бу илләрнең үсешенә дөньядагы күп процесслар бәйле. БРИК оешмасы дөньяда карар кылу тәртибен гаделрәк итәргә ярдәм итәчәк, диде Русия президенты.

Җыенның көн тәртибендә икътисади кризис, климат җылынудан алып финанс оешмаларны үзгәртүгә кадәр мәсьәләләр торган. Соңгысы бу илләр өчен күптәнге “авырткан” мәсьәлә.

Әйтик, Халыкара валюта фонды идарәсендә Бразилия һәм Һиндстанның тавышлар саны Нидерландныкыннан да азрак. БРИК илләре, бу хәл аларның дөнья икътисадында алып торган урынына җавап бирми ди һәм бу вазгыятьне үзгәртергә тели.

Ихтимал, шуннан чыгып, бу дүрт ил халыкара валюта фондының кыйммәтле кәгазьләрен сатып алу ниятен белдерде. Бу адым бер уңайдан доллар сакланмаларының бер өлешеннән арыну чарасы дип тә карала.

Шикле киләчәк

Американ хөкүмәтенең кризистан чыгу өчен зур чыгымлы ярдәм програмнары долларны тагы да зәгыйфьләтер дигән борчулар сүрәтендә соңгы вакытта төрле илләр, шул исәптән Русия белән Кытай да, бу валютадан арыну ниятләрен белдергән иде.

Шул ук вакытта кайбер белгечләр, бу дүрт илнең хезмәттәшлеге халыкара валюта фондын үзгәртү белән, долларга алмаш эзләүдән артмас, дип саный.

Hoover институтында икътисад белгече Михаил Бернштам сүзләренчә, "икътисад күзлегеннән караганда, бу дүрт ил арасында уртаклык табу бик авыр. БРИК икътисади блок була алмый, ул бер буш исем генә."

Бу иллләрнең икътисадлары бик нык аерыла, ди Бернштам. Кытай "дөнья җитештерүчесе". Русия белән Бразилия чимал сатучылар. Һиндстан мәгълүмат технологияләр хезмәте өлкәсендә әйдаман.

Кытай белән Һиндстан чимал бәяләренең кимүен теләсә, Русия белән Бразилиягә, киресенчә, аларның артуы файдага.

Голдман Сакс белгечләре быел Кытайда үсеш фаразласа, Бразилия белән Русия икътисадында, киресенчә, чигенү көтә.

Мондый каршылыклар сүрәтендә, бу оешманың уртак сәясәте турында сүз алып баруы кыен, ди Мюнхендагы IFO институты мөдире Гернот Нерб.

Долларга алмаш

Долларга алмаш эзләү мәсьәләсе шул ук көнне шул ук Екатеринбур каласында үткән икенче бер халыкара оешма җыенында күтәрелде.

Шанхай хезмәтәшлек оешмасы җыенында бу оешмада әгъза булып торган илләр оешманың уртак валютасын булдыру мәсьәләсен тикшерде.

Русия президенты Дмитрий Медведев, доллар һәм башка дөнья валюталары үзләренең вазыйфаларын башкара алмады диде һәм киләчәктә рубльнең әлеге оешманың уртак валютасына әйләнү ихтималын әйтте.

Русия президентының доллар турында әйткән сүзләре берничә көн элек кенә аның финанс министры Алексей Кудрин ясаган белдерүгә каршы килә.

Якшәмбедә Италиянең Лечче шәһәреднә Зур Җиделек илләре финанс министрлары очрашуында Кудрин Кушма Штатлар финанс министры Тимоти Гайтнер белән очрашып, долларны әле дә дөнья валютасы дип санавын, Русиянең якын арада казна структурасын үзгәртергә җыенмавын, илнең халыкара резервлары әлегә американың кыйммәтле кәгазьләре рәвешендә калачагын әйткән иде.

Русиянең финанс министры, шулай ук, алдагы бер елда башка илләр белән яңа резерв валютасы мәсьәләсен күтәрмәячәген дә әйтте.

Кудринның бу белдерүеннән соң, дүшәмбедә доллар дөньяның башка валюталары белән чагыштырганда үсеш кичерде.

Әммә икенче көнгә Русия президенты финанс министры әйткән сүзләргә капма-каршы белдерү ясады. Бер көн эчендә ике “тарихи” җыен үткәргән рәсмиләрнең шулай ике төрле фикер йөртүләре күзәтүчеләрдә күп сораулар уята.
XS
SM
MD
LG