Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:37

Армиядә хезмәт вакытын тәмамлаган солдатларның туган якларына киеп кайту өчен киемнәре юк. Хезмәт вакытында бирелгән хәрби киемнәрне алар өстеннән салдырып алып кала башлаганнар.

Чаллыда чыга торган “Челны-ЛТД” газеты үзенең бер мәкаләсен шушы күренешкә багышлый. Мәкалә “Солдат ялангач бит” дип атала һәм анда хезмәтендә булган егетнең әтисе Владимир Федорович газетка болай дип яза:

“Безнең армия тәмам хәерче хәленә калдымы инде. Хезмәт вакыты беткән солдатлардан өйләренә кайтыр алдыннан хәрби киемнәрен кире тапшыруны таләп иткәннәр. Совет чорында солдатлар ике пар форманы үзләре белән алып китәләр иде. Ә хәзер армиядән кайтырга тиешле малаебызга гражданский кием сатып алырга мәҗбүр булдык.

Югыйсә малай Мәскәү янындагы дәрәҗәле саналган космос гаскәрләрендә хезмәт итте. Аңа дембель алдыннан офицерлар элек бирелгән хәрби киемне тапшырып, яңа форманы сатып алырга тәкъдим иткәннәр. Без ул киемнең бәясе белән кызыксынмадык, шундый очрак булуы безне бик нык борчыды һәм без армия хезмәтен бетергән улыбызга гражданский киемне алып барып бирдек. Әгәр моны эшләмәгән булсак, солдат улыбыз шәрә-ялангач килеш кайтырга тиешле”, дип мөрәҗәгать итә газетка Владимир Федорович.

Әле генә хезмәт итеп кайткан Дамир шушы ук газетка болай ди: “Хәрби хезмәттән киткәндә безгә үзебезнең хәрби киемнәрне сатып алырга туры килде. Гадәти җәйге форма 1000 сум тора, аяк киеме белән 2500 сумга баса. Әгәр шушы форма өчен әти-әниләре акча җибәрми икән, солдат, иске, ертык киемдә кайтырга мәҗбүр булачак”.

Шушы күренешләргә Чаллы хәрби комиссариаты вәкилләре: “Бушлай хәрби кием белән кайтуны хәрби берләшмә командиры хәл итә”, дип аңлатма бирә.

Бу вәзгыятькә Чаллы хокук белгече Казым Зәйнәлов мондый бәя бирә: “Командир моны хәл итәргә хаклы түгел. Бу аның шәхси эше түгел. Шулай булса, ул алга таба солдатларны ашатырга, кире өйләренә кайтуны да тыярга мөмкин.”

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG