Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО Косовода 2500 генә хәрбиен калдырачак


НАТО алдагы 2 елда Косоводагы тынычлык саклаучылары санын киметә барып 2500-гә генә калдырачак.

НАТОның Көньяк-Көнчыгыш Европа өчен җаваплы җитәкчесе, адмирал Марк Фицгералд бүген Приштинада хәбәрчеләргә Косово мәсьәләсе инде хәрби мәсьәлә түгел диде.

Косово полициясе эчке иминлек мәсьәләләре белән шөгыльләнә алырлык хәлдә диде Фицгералд.

Бер атна элек НАТО илләренең саклану министрлары Косоводагы хәрбиләр санын 14 меңнән 10 меңгә калдырырга карар итте.

НАТО 10 ел элек Косово белән Сербия арасындагы кыска вакытлы сугыштан соң Косовога 50 мең хәрби керткән иде.
XS
SM
MD
LG