Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 06:52

17 июньдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры ачылганга 70 ел тулды. Хәйдәр Бегичевнең тууына 60 ел тулу уңаеннан анда зур концерт куелды.

Татар телендә беренче операны Казандагы Рус зур драма театры бинасында җырлыйлар. Ул Нәҗип Җиһановның “Качкыннар” әсәре була. Татарның үз опера һәм балет сәнгате театры ачылу көне дә булып тора.

Татарстанның һәм Русиянең халык артисты, Тукай бүләге иясе, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, нишләптер бу көнгә опера һәм балет театры битараф, ди һәм мәгълүмат чараларының 70 еллыкны игътибарсыз калдырмауларына рәхмәтен дә белдерә.

“Опера сәнгатендә татарның да урыны бар икәнне күрсәтү өчен бу көн чынлап та зур бәйрәм. Татар халкының зур икәнлеген һәм аның операсы, балеты, симфониясе бар икәнне дәлилләү өчен дә әһәмияткә ия. Безнең горурланырлык сәнгатебез бик күп. Шуның өчен аны зурлап бәйрәм итү кирәк. Операга килгәндә ул бит татарда театр ачылганчы да булган. “Эшче”, “Сания”ләр куелган”, ди Зилә Сөнгатуллина.

Кайвакыт опера ул татарга ят нәрсә дигәнне дә ишетергә туры килә, ди сәнгать белгечләре.

“Татар халкы элек-электән гел музыкаль спектакльләр яраткан. Опера бит шуннан туа. Италия опералары да итальян-неопалетан җырларыннан тора. Аларны тыңласаң, алар да опера арияләре шикелле яңгырый. Халык көйләре, бөтенесе тупланган. Театр һәм моң татар халкына да хас әйбер”, ди Зилә Сөнгатуллина.


“Татар халкының музыкаль сәнгате күгендә сүнмәс йолдызлар булып классик әсәрләребез - "Алтынчәч" операсы, "Шүрәле" балеты, "Башмагым" музыкаль комедиясе балкый. Опера-балет сәхнәсе күпләгән танылган артистлар үстерде. Алар арасында халыкның яраткан җырчылары да, биючеләре дә, һәм дирижерлар, режиссерлар, хормейстерлар, рәссамнар бар...”, дип яза “Интернтат”.

Ә сәнгать белгечләре соңгы елларда куелган, Тукай бүләген алган “Шагыйрь мәхәббәте” операсына да, Русия дәүләт премиясенә ия “Йосыф кыйссасы” балетына да югары бәя бирә.

Татар опера-балет сәхнәсенең күренекле башкаручылары арасында иң бөеге - Хәйдәр Бегичев булды, дип белдерә Зилә Сөнгатуллина.

“Ул - күпкырлы җырчы. Халык җырларын, көен дә зур дәрәҗәгә күтәрде. Опера сәнгатендә исә, Отелла дәрәҗәсендә югарылыкка менгән кеше ул. Җырда да, моңда да, профессиональлектә дә, тавыш һәм кыяфәттә дә безнең Татарстанда аңа җиткән кеше юк. Аның гомере дә кыска булды, бәлки, Ходай тарафыннан бик күп бирелгәнгәдер”, ди Зилә Сөнгатуллина.

16 июнь көнне Казан Хәйдәр Бегичевне искә алды. Бөек җырчының тууына 60 ел тулу уңаеннан опера һәм балет театрына күренекле тенорлар җыелды. Бу концертта дуслары, сәхнәдәшләре дә катнашты. Тамашачылар Хәйдәр Бегичев үзе катнашкан кебек булды дип таралышты. Чөнки җырчы катнашкан опералардан язмалар да күрсәтелде.

Ә берничә көн элек Хәйдәр Бегичевнең туган җире - Түбән Новгород өлкәсенең Чүмбәли авылында да җырчыны искә алдылар.

Зилә Сөнгатуллина
“Сәет Раинбаков, Рафаэль Сәхәбиев, Римма Ибраһимова, гомүмән Хәйдәр Бегичевнең сәхнәдәшләре аның туган авылында сәнгать бәйрәме ясап кайттык. Хәзер фонограммага күнеккән булса да тамашачылар чын халык көйләрен, композиторлар әсәрләрен, опералардан өзекләрне тын да алмый тыңлап утырды. Хәйдәрнең язмаларын да куйдык.

Нижгар өлкәсендәге татар авылы менә шулай опера көйләрен тыңлап утырсын әле. Бу бит бик матур күренеш! Бик эссе, +35 градус булса да кешеләрнең берсе дә урыныннан кузгалмады. Без киткәндә дә Хәйдәрнең язмаларын тыңлап калдылар. Бу күренешне халык тарафыннан Хәйдәргә булган зур хөрмәт дип әйтер идем”, ди Зилә Сөнгатуллина.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG