Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров: Ислам илләре белән якынаю дәвам итәчәк


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Русия мөселман илләре белән үзара тигез һәм файдалы мөнәсәбәтләр урнаштырырга тели диде.

Лавровның Ислам башкалалары һәм шәһәрләре оешмасы идарә шурасының Казанда үтүче 27 утырышына мөрәҗәгатендә“Мөселман илләре белән элемтәләрне тагын да ныгыту Русия тышкы сәясәтендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе”, - диелә.

Ислам конференциясе оешмасы башлыгы генераль секретаре Ихсануглы Әкмәлетдин мөрәҗәгатендә исә “Ислам конференциясе оешмасы оешмада күзәтүче дәрәҗәсендә катнашучы Русияне дус һәм ышанычлы партнер дип саный”, - диелә.

Идарәсе Мәккәдә урнашкан Ислам башкалалары һәм шәһәрләре оешмасына күзәтүче дәрәҗәсендә Русиянең 2 шәһәре – Казан һәм Грозный керә.
XS
SM
MD
LG