Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:27

Русия һәм Кытай $100 миллиардлык килешү төзеде


Кытай президенты Һу Дзинтао Мәскәүдә Русия президенты Дмитрий Медведев белән очрашты.

Рәсмиләр әйтүенчә, очрашуда тарафлар 100 миллиард долларлык энергия проектлары турында килешкән.

Медведев белән Һу Иран һәм Төньяк Корея атом программлары мәсьәләсен дипломатия аша чишәргә чакырды.

Һу Медведевка кадәр Русия премьер-министры Владимир Путин белән очрашып Русия белән мөнәсәбәтләргә Кытайда һәрчак өстенлек биреләчәк диде.

Кытай җитәкчесе Екатеринбурда 2 халыкара оешма саммитында катнашканнан соң Руси җитәкчеләре белән очрашу өчен Мәскәүгә килде.

Һу Путинга Русия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләр хәзерге тирән һәм катлаулы үзгәрешләр чорында аеручы мөһим диде.

XS
SM
MD
LG