Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия үзенә яңа йөз эзли


Русиянең уңай имиджын тудыру өчен махсус комиссия төзелде. Гәрчә ки илне таныту өчен халык тормышын яхшырту гына да җитә.

Моңа кадәр Русияне таныту белән тышкы эшләр министрлыгы шөгыльләнеп килде. Ләкин күптән түгел аның дәрәҗәсен арттыру карары кабул ителде. Русия имиджын Көнбатышта таныту белән хәзер президент хакимияте шөгыльләнәчәк. Аны президент идарәсе башлыгы Сергей Нарышкин җитәкли.

“Звезда Поволжья” газетасы баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов сүзләренчә, президент идәрәсе башлыгының илне таныту белән шөгыльләнүе бик гаҗәп күренеш.

Рәшит Әхмәтов
“Бер генә илдә дә моның өчен махсус комиссияләр төзелгәнен дә белмим. Демократик, икътисади һәм сәяси тотрылы ил булса, махсус комиссияләрнең кирәге дә юк, башка илләрдәге халыклар үзләре безгә күчә башлаячак”, ди ул.

Әлбәттә ясалма рәвештә имидж булдыру Русиянең яраткан эше. “Бердәм Русия” фиркасе хөкүмәт каршында махсус социаль коммуникацияләр дигән зур агентлык ачарга да тәкъдим иткән иде.

Яңа комиссия исә беренче чиратта президент Дмитрий Медведевның хаталарын төзәтү өстендә эш алып барачак икән. Ягъни беренче елны ил белән идәрә иткәндә Медвдедевның кайбер карарлары Русиягә карата бик үк уңай булмаган фикер тудыруга сәбәп булган.

Мәскәү фикеренчә, Русия-Грузия сугышы турында халыкка мәгълүмат җиткерүдә, Көнбатыш Грузияне көчлерәк булды дип саный. Шулай ук Украина белән газ бәхәсеннән соң, Русиянең Европа берлеге белән мөнәсәбәтләре кискенәйде. Җитмәсә әле моңа икътисади кризис та өстәлде. Әгәр элек Русия үзен дөньяда ягулыкка ия бөек держава буларак танытса, хәзер инде моңа беркемнең дә исе китми.

Шуңа Русия имиджын булдыру комиссиясе яңа юллар эзлиячәк. Һәм теге яки бу фикерне дөнья җәмәгатьчелегенә җиткерер алдыннан, комиссия аның чит илдә нинди караш тудырачагын да алдан фаразларга тиеш була.

Әхмәтов әйтүенчә, шушы юл белән алар икътисади һәм сәяси проблемаларны яшерергә тырышалар.

“Хәзер инде телевизорны карарлык түгел. Хәтта гади халык та аның совет заманындагы телевидениегә әйләнә баруын аңлады”, ди ул.

Журналист фикеренчә, тәртипсезлекләр, коррупция, җинаятьләр арта барган саен, тыштан илне “ялтыравыклы” итеп күрсәтү гамәлләре күбәя.

“Бу чын совет заманы синдромы”, ди Әхмәтов.
XS
SM
MD
LG