Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ассамблея Шурасы әгъзалары журналистлар белән очрашты


Башкортстан халыклары ассамблеясы Шурасы әгъзалары матбугат очрашуы үткәрде.

Шурага ресубликада яшәүче иң зур халыкларның җәмәгатьчелек оешмалары рәисләре кергән. Татарлардан Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры, республика парламенты депутаты, “Ватаным” оешмасы рәисе профессор Раил Асадуллин кергән.

Ассамблея Шурасы рәисе Әхәт Мостафин: “Форумда бик мөһим документлар кабул ителде”, диде. Аның сүзләренчә, Ассамблея республикада яшәүче барлык халыкларның мәнфәгатенә эшләүче оешма һәм ул якын көннәрдә җиң сызганып эшкә керешәчәк.

“Ватаным” оешмасы рәисе Раил Асадуллин республикада 130 милләт вәкиле тыныч һәм дус яши диде. Аның сүзләренчә, балаларның 73% туган телләрендә белем ала.
XS
SM
MD
LG