Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:47

Тәһран урамнарындагы ризасызлык чаралары илнең сәяси системында Иранның киләчәге турында тирән фикер аермалыклары булуын күрсәтә.

Иранда президент Мәхмүт Әхмәдиниҗат икенче мөддәткә хәрәмләшү белән сайланды дип протест белдерүче реформачыл көчләр сайлау нәтиҗәсенә канәгатьсезлек белдереп кенә калмый. Алар Иран сәяси даирәләрендә илнең киләчәге турында фикерләрнең бик нык аерылуын да күрсәтә.

Иран заманчарак, сәнәгати, дөньяга ачык җәмгыятькә әйләнергә тиешме, яки хәзергечә кадими, ябык булып калырга, икътисады да торгынлыкта булырга тиешме дигән сорау төп сорауга әверелде.

Дүшәмбе көнне Тәһран урамнарына йөзләрчә мең кешенең җыелуы шаккатыргыч вакыйга булды.

Алар арасында илнең элекке президенты Мөхәммәт Хатами, элекке премьер-министр Мир Хөсәин Мусави, элекке парламент рәисе Мәһди Карруби да бар иде.

Соңгы икесе узган җомгадагы президент сайлауда Әхмәдиниҗатның көндәшләре дә булды. Һәм өчесе дә, элекке вазифалары күрсәтүенчә, Ислам Республикасының иң югары даирәләрендә булган кешеләр.

Бу вакыйгалар Иранның сәяси системында тирән бүленеш булуын күрсәтә. Сәяси даирәләрдә Иранның алга таба нинди юлдан хәрәкәт итәргә тиешлеге турында 2 төрле караш арасында көрәш бара.

Әхмәдиниҗатның җиңүе Иранның заманчарак, муллыктагы, дөньяга ачык дәүләт булуы турындагы хыялларның юкка чыгуын аңлатырга мөмкин.

Кадимче президентның җиңүе реформачыл көчләргә яңа орым булачак.

2005 елда беренче мәртәбә сайланганда Әхмәдиниҗат реформачыл көчләрнең бер канатын, уртачыл кадимче, ул чактагы президентлыкка намзәт Ал Әкбар Һашеми Рафсанҗани җитәкчелегендәге технокрталарны юк иткән иде.

Реформачыл көчләрнең ул канаты дини дәүләт кысаларында заманча сәнәгать капитализмы өчен көрәште.

Рафсанҗани үзенең сайлау алды көрәшендә илдәге икътисадый тәррәкыятьне нәтиҗәлерәк итәргә, парламентка белгечләрне кертергә һәм илнең нефтькә нигезләнгән икътисадына торгынлыктан чыгу мөмкинлеге бирмәүче дәүләт субсидияләрен бетерергә чакырган иде.

Аны заманча кәсепчелеккә йөз тотучы урта сыйныф һәм күпсанлы сәнәгать төркемнәре яклап чыкты.

Әмма Әхмәдиниҗат аны популист алымнар белән җиңә алды.

Рафсанҗани икътисадны күтәрү аша муллык вәгъдә иткәндә, Әхмәдиниҗат үз көрәшен ярлыларна алдауга нигезләде.

Бу сайлауда исә Әхмәдиниҗат реформачыл хәрәкәтнең икенче канатын да сындырырга тырыша.

Бу канат элекке президент Мөхәммәт Хатами һәм аның тирәсендәге Ислам катнашу партиясе белән таныла. Аның үз газеталары да бар. Президент сайлавында аны Мусави вәкиллек итте. Әмма сайлауда, рәсми исәпләүләргә караганда, Мусави бары 34, ә Әхмәдиниҗат 63-ләп процент тавыш җыйды.

Бу реформачыл канат үз эченә бик төрле сәяси позицияләрне ала. Алар исламчыл социализмнан алып чикләнгән капитализмга кадәр барып җитә.

Ул шулай ук дөньяга ачык заманчарак икътисад яклы. Әмма ул моңа, тигезрәк җәмгыять булдыру өчен каты дәүләт контроле аша ирешергә тели.

1981 елдан 1989 елга кадәр Ислам Республикасының премьер-министры булган Мусавига каршы көрәштә Әхмәдиниҗат тагын икътисадны идарә итү һәм үстерү өчен технократлар кирәкми, бары тик нефть акчаларын ярлылар белән дөрес бүлешергә генә кирәк дигән сүзләрне кулланды.

2005 елгы сайлауда да, бу юлы да Әхмәдиниҗат Ирандагы өченче сәяси көчне вәкиллек итте. Ул көч хакимиятчеләр дип атала.

Соңгы елларда хакимиятчеләрне, үзе бер төркемгә дә кушылмаса да, Иранның югары рухи җитәкчесе Аятулла Али Хаменеи еш кына яклап чыга.

Рухи җитәкчене сайлаучы иң тәэсирле дин әһелләре арасында да хакимиятчеләр бар.

Алар үз газетлары булу өстенә дәүләт киңкүләм мәгълумат чараларын да контрольдә тота.

Әлеге бик тә кадими көчләрне базар сатучыалыа куәтләндерә. Дин әһелләре дә, базар сатучылары да Иранның киләчәген бер төрле күрә. Реформачылар аны базар капитализмы дип атый.

Бу исә байлар белән ярлылар арасындагы аерманы Алла билгеләгән, әммә хәйрия белән җиңеләйтүче тәртип дип карауны аңлата.
Фикер аермалыкларын да дин әһелләре тикшерергә тиеш.

Көнбатышның либеральлеге, шәхес иреклекләре һәлакәткә илтүче нәрсә дип карала.

XS
SM
MD
LG