Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:20

14 июльдә Русия президенты Дмитрий Медведев Мәскәү җәмигъ мәчете төзелеше белән танышырга җыена.

Мәскәүдә җәмигъ мәчетен киңәйтеп төзү турында карар дүрт ел элек кабул ителгән иде. Ул вакытта яңа мәчет нигезенә беренче ташны салган Мәскәү мэры Юрий Лужков, Русиянең иң зур мәчете 2007 елның шәһәр бәйрәменә төзелеп бетәчәк, дип вәгъдә дә биргән иде. Ул көннәрдән соң дүрт елга якын вакыт узып китте, ләкин мәчетнең әле төзелеп беткәне юк. Төзелеш адымнарына караганда ул быел да бетмәс кебек.

Җәмигъ мәчете Мәскәүнең нәкъ үзәгенә урнашканга күрә күп очракта төзелештәге тукталышлар акчадан да тормый, төрле рөхсәт кәгазьләрен алыр өчен дә вакыт таләп ителә икән. Хәтта Мәскәү мэрының карарларына дә карамастан, кирәкле документлар акрын җыела, бюрократлар төзелеш эшенә бик нык аяк чала, диде Русиянең Европа өлеше мөселман дини идарәсе рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин.

Аның сүзләренә караганда, дөньякүләм кризис та мәчет төзелешен тоткарлый. “Без бит үзебез проектын ясадык, үзебез акчасын да, ярдәмчеләрен дә эзлибез. Үзебез инвестр, үзебез спонсор”, диде Равил хәзрәт.

Әйтергә кирәк, кризис булуга карамастан, элегрәк мәчет төзелешенә үз өлешләрен кертергә вәгъдә иткән илләр дә сүзләреннән кире кайтмаган. “Төркия дә, Марокко, Казакъстан да ярдәм итәргә торалар. Ләкин алар бизәлештә үз ярдәмнәрен тәкъдим итәләр. Төзелеш әле ул чиратка җитмәгән. Без чит илләрдән 10 миллион долларлык ярдәм көтәбез”, диде Равил хәзрәт.

Равил хәзрәт әйтүенчә, бу мәчет бизәлешендә милли бизәкләр кулланылачак. “Безнең төп хәйриячебез Керим Сөләймәнов та бу мәчетне үзенчәлекле мәчет итеп күрергә тели. Без дә Русия мәчетенең үз бизәге, үз нәкышы булсын дип фикер йөрәбез. Русия мөселманнарының күбесе татарлар. Димәк, мәчеттә дә татар бизәкләре булырга тиеш.Төркия һәм Морокко тәкъдим иткән бизәлешләрне шул тарафка юнәлтергә уйлыйбыз”, диде Равил хәзрәт Гайнетдин.

Мәскәү җәмигъ мәчете Мәскәү мөселманнары өчен генә түгел, ул әле Русиягә мөселман илләреннән килгән кунаклар, илчеләр ихтыяҗын да канәгатьләндерәчәк. Димәк, бу мәчетнең төзелешенә, шәрык белән якын мөнәсәбәтләргә омтылган Русия хөкүмәте дә битараф булмаска тиеш. Бу тарафтан матди ярдәм булмаса да, зур кызыксыну бар, ди Равил хәзрәт.

“14 июльдә без мәчет төзелешен карарга Русия президенты Дмитрий Медведевның килүен көтәбез. Алар тарафыннан бу хакта инде карар кабул ителгән. Әлбәттә бу мәчетнең Русия өчен әһәмияте бик зур. Шушы соңгы дүрт ай эчендә генә дә без Гыйрак, Фәләстин, Пакстан кебек илләрнең хөкүмәт вәкилләрен кабул иттек. Ислам Конференциясе оешмасы башлыгы да бездә кунакта булып китте.

Бүген Русиянең югары мәхкәмәсе рәисе Лебедев соравы белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең баш хакимен кабул итәчәкбез. Димәк, мәчетнең үз миссиясе бар. Шул ук вакытта Мәскәү хөкүмәтеннән дә, Русия хөкүмәтеннән дә бер генә тиен дә матди ярдәм алганыбыз юк. Ләкин безне аңлап, бу эшләргә рөхсәт биргәннәре өчен дә без аларга бик рәхмәтле. Ләкин өметләребез дә, рәхмәтләребезнең иң зурысы да бары тик Аллаһы тәгаләгә генә . Ул гына безне ташламасын”, диде Равил Гайнетдин.

XS
SM
MD
LG