Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанга сайлау чорына тагын 10 мең хәрби килә


НАТОның вазифасыннан китүче генераль-секретаре Яап де Һооп Схеффер Әфганстанда август аенда үтәчәк президент сайлауда иминлек саклау өчен андагы халыкара көчләргә вакытлыча ярдамгә өстәмә 8-10 меңләп хәрби җибәреләчәк диде.

Схеффер моны чәршәмбе Кабулга хушлашу сәфәре барышында әйтте.

Кабулда ул 20 августта яңа мөддәткә сайланырга теләүче президент Хәмит Карзаи белән очрашты.
XS
SM
MD
LG