Accessibility links

Экстремистлар үрчи, ди милиция


Экстремизм төшенчәсен Татарстанда көннән-көн ешрак ишетергә туры килә. Әлегә хокук саклаучылар экстремизмның төгәл аңлатмасын әйтә дә алмый. Күп очракта аны һәркем үзенчә аңлый.

Татарстанда 2009-2011 елларда терроризм һәм экстремизмга каршы махсус программа кабул ителгән. Шушы программа кысаларында пәнҗешәмбе Татарстан эчке эшләр министрлыгында экстремизмга каршы көрәш юлларын билгеләү максатыннан түгәрәк өстәл сөйләшүе узды. Биредә хокук саклаучылар, әлеге тармакта эшләүче галимнәр белән экстремизм афәтенә каршы тору юлларын ачыкларга тырыша.

Рәсми мәгълүматларга караганда, узган ел Русиядә экстремизмга караган 460 җинаять эше кылынган. Быелның беренче 3 аенда исә, 160 очрак теркәлгән. Милицияне әлеге күрсәткечнең былтыргыга караганда ике тапкыр күбрәк булуы борчый.

Татарстан эчке эшләр минстрының беренче урынбасары Ринат Тимерҗанов утырышка җыелганнарны болай сәламләде.

“Экстремизм көннән-көн көчәя бара. Тәҗрибә күрсәткәнчә, кайчак җитәкчелекнең, хокук саклау органнарының бер ялгышлыгы да, зур гына фаҗигага китерергә мөмкин. Ялгышлыклар исә, проблеманы аңламаудан килә. Экстремизм мәсьәләсен дә, нинди генә укымышлы белгеч булма, бер төрле генә аңлап та, аңлатып та булмый. Шуңа күрә бу тармакта саллы фәнни тикшерүләр булырга тиеш. Кызганыч, бу проблеманы экстремистларны җаваплылыкка тартып кына хәл итеп булмый. “Хизбут–Тахрир” эше моңа мисал. Татарстан хокук саклаучылары күп көч кулланып әлеге ошема вәкилләрен тотты, җаваплылыкка тартты. Әмма башка экстремист төркемнәре вәкилләре бу хәлләрдән соң, тагын да яшеренебрәк эшли башлады”, ди Тимерҗанов.

Аның сүзләренчә, соңгы елларда Русиядә экстремизмга кагылган кануннар еш үзгәреп тора. Бу тармакта җаваплылыкка тарту да, гомуми түгел, ә детальлерәк башкарыла башлады. Белгечләр исә, экстремистик гамәлләр кылучыларга җәзаларны катылату ягында. Чөнки экстремизмнан дистә төргә якын хокук бозу: үтерү, кулга алу, кыйнау очраклары барлыкка килә, ди алар. Хокук саклаучылар профилактик чаралар кулланып көрәшүне кулайрак күрә.

Татарстан Дәүләт Шурасының канунчылык һәм хокук саклау комиссиясе җитәкчесе урынбасары Рафил Ногуманов сүзләренчә, Дәүләт Шурасында да экстремизмга каршы торырлык кануннарга зур игътибар бирелә.

“Төбәк парламентында, Дәүләт Думасында экстремизмга кагылышлы нинди кануннар кирәк? Бүген бу турыда ныклы фикер алышулар бара. Безнең комиссия мондый кануннарны эшләп чыгару белән шөгыльләнә. Соңрак төбәк парламенты, Дәүләт Думасыннан бу кануннарны гамәлгә кертүне сорый”, ди Ногуманов.

Татарстанда мөселманнар күп яшәгәч, биредә еш кына экстремизм төшенчәсен ислам диненә бәйләп карау ешайды. Түгәрәк өстәл сөйләшүендә мөселман һәм христиан дине әһелләре бар иде.

Татарстан хөкүмәтенең дин эшләре идарәсе башлыгы Ринат Вәлиуллин экстремизм мәсьәләсенә карата мондый мөнәсәбәт белдерә.

“Сөйләшенгән сүзләргә караганда, дини экстремизмга караган сүзләр дә күп. Бүтән диннәр белән чагыштырганда ислам проблемасы беренче урынга чыга. Аллага шөкер, Татарстанда төрле диндәгеләр бер берсенә толерант булып яши. Әмма бу экстремизмга каршы көрәшне туктатырга дигән сүз түгел. Хәзерге вакытта “Хизбут–Тахрир” оешмасына караган мәхкәмә эше, һәрдаим мәчетләрдә экстремистик эчтәлекле листовкаларның таратылуы безне уйланырга мәҗбүр итә. Татарстанда экстремизм проблемасы юк дип әйтә алмыйбыз. Бу чынбарлыкта булган фактлар. Шуңа күрә без, кемдер бу проблемага махсус игътибарны арттырып, гаепле булмаучыларны гаепле дип танытырга тели дигән имеш-мимешләргә карап эш итә алмыйбыз. Бу проблема белән ничек көрәшергә дигәндә, минемчә, экстремизм белән бәйләнгән кешеләрнең психологиясен үзгәртү хәзер бик авыр. Шуңа яшьләрне бала чактан ук билгеле бер идеология буенча тәрбияләргә кирәк", ди Вәлиуллин.

Җитәкчелек түгәрәк өстәлләргә җыелып экстремизм турында сөйләшкән вакытта, татар җәмәгатьчелеге исә Чаллы татар иҗтимагый үзәге башлыгы Рәфис Кашапов, Фәүзия Бәйрәмова эшен күзәтеп бара. 19 июньдә Татарстанның Югары мәхкәмәсендә Кашапов эше янә каралачак. Билгеле булганча, 2008 елның 7 апрелендә интернет челтәренә “Нет христианизации!” язмасын чыгарган өчен Кашаповка карата җинаять эше кузгатылды. Чаллы мәхкәмәсе аны экстремистик гамәлләр кылуда һәм милләтара низаг уятуда гаепле табып, ел ярым шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасын бирә. Гаепләнүче исә моның белән килешми һәм хәзер үз хокукларын югары мәхкәмәдә яклый.

Шулай ук җомга Казан хакимияте бинасы каршында Казан Татар иҗтимагый үзәгенең Кашаповны яклап пикет уздырырга җыенуы да билгеле.

Башта бу чараны Югары мәхкәмә каршында уздырырга ниятләгәннәр. Әмма бу урында урам җыеннарын үткәрергә ярамый. Бигрәк тә бу көнне Югары мәхкәмәнең яңа бинасын ачу тантанасы булачак. Әлеге чарага Русия Югары мәхкәмәсе башлыгы Лебедев тә килер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG