Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстанлыны үтергән 6 такырбаш төрмәгә ябылды


Русиядә 2007 елда бер дагыстанлыны үтергән өчен 6 такырбаш озак вакыт төрмә җәзасына хөкем ителде.

Мәхкамә вәкиле әйтүенчә, әлеге төркем җитәкчеләре Андрей Похукаев белән Даниил Тевьянскийга 19 һәм 17 еллык иң кырыс шартлы төрмә җәзасы билгеләнгән.

Үтерүдә катнашканнарның калган 4-сенә 7 ярымнан алып 11 елга кадәр төрмә җәзасы билгеләнгән.

Бу төркем шәһәр янындагы поездда 2 дагыстанлыга һөҗүм итеп аларны кыйнаган һәм пычак белән кадаган.

Дагыстаннарның берсе шунда ук үлгән, икенчесе исән калган.

Мәскәү кеше хокукларын яклау үзәге белдерүенчә, 2004 елдан алып 2008 елга кадәр Русиядә расистик һөҗүмнәрдән 300-ләп кеше һәлак булган, 1300-дән артык кеше яраланган.
XS
SM
MD
LG