Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозиция матәм чарасы үткәрде


Мусави тарафдарларын атна башында чуалышларда һәлак булган җиде кешене искә алып матәм чарасы үткәрде.
Мусави тарафдарларын атна башында чуалышларда һәлак булган җиде кешене искә алып матәм чарасы үткәрде.
Иранда үткән президент сайлауда Мәхмүт Әхмәдинеҗадның төп көндәше булган Мир Хөсәин Мусави тарафдарлары сайлау нәтиҗәләренә протест белдергәндә яшелдән киенә. Бу төсне алар махсус сайлаган, рәсмиләр яшел төсне тыярга җөръәт итми.

Атнакич көнне оппозиция атна башында чуалышларда һәлак булганнарны искә алып матәм чарасы үткәрде. Мусави тарафдарларын карадан киенергә үтенде. Sky News телевидениесенә бер иранлы “Яшел диңгез бүген карага күмелде” дигән SMS җибәргән.

Тәһран урамнарына бу юлы да меңләгән кеше чыккан. Бу инде гадәткә әйләнеп бара. Мондый күләмдә урам җыеннарының Иранда 1979 ел ислам инкыйлабыннан бирле булганы юк иде.

Хакимиятләр каршылыкны киметеп күрсәтергә тырыша. Рәсми мәгълүмат чаралары аны яктыртмый. Дәүләт телевидениесе чәршәмбе протест чарасыннан кыска гына өзек күрсәтеп алды.

Илдәге мәгълүмат чаралары хакимият контролендә. Чит ил журналистарына урамга чыгып фото-видео төшерү тыелган. Бар мәгълүмат гади иранлыларның үзләреннән килә. Фото, видео, кыска хәбәрләр Facebook, Twitter кебек челтәрләр аша таратырыла.

Тәһран метросында протест чарасы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:45 0:00

Тәһран метросында кинәт башланган протест чарасы. Метродагы кешеләр "Безнең тавышларны урладылар!" дип аваз сала.

Радиобызның фарсы бүлеге телефонына фикер әйтеп калдыручылар да бар. Оппозиция яклы гына түгел, Әхмәдинеҗад яклылар да шалтырата. Менә шундый ике фикер мисалы:

“Мусави әфәнде, менә сез мин җиңдем дип ышандырасыз, ләкин моны каян беләсез? Урамдагы сезнең сурәтләр ул халыкның хуплавы түгел, сезнең акчагыз күп икәнне аңлата. Мусави әфәнде, сез исламга каршы символга әйләндегез”.

Менә телефонга әйтеп калдырылган икенче бер фикер:

“Мин Әхмәдиенҗад тарафдарлары өчен гарьләнәм. Әгәр безнең намзәт урынын саклап калу өчен кеше үтерүгә барса, без аңа каршы чыгар идек, кеше үтерүгә юл куймас идек, чөнки андый кеше ислам иленең җитәкчесе була алмый.”

Каршылык чаралары көчәйгән саен, хакимиятнең аны бастыру теләге да арта бара. Узган җомгадан бирле инде дистәләгән активист тоткарланган.

Чит илләр исеменә дә каты сүзләр ишетелә. Чәршәмбедә Иранның тышкы эшләр министрлыгы чит ил дипломатларын чакыртып, Кушма Штатларның исеме әйтелмәгән рәсмиен Иранның эчке эшләренә тыкшынуда гаепләде.

Рәсми Вашингтон бу гаепләүне кире какты. Ак йорт сүзчесе Роберт Гиббс президент Обаманың “Борчылу белдәрәбез, әммә тыкшынмыйбыз” дигән сүзләрен кабатлады.

Чәршәмбедә Иран рәсмиләре тавышларның бер өлешен кабат санарга ризалык биргән, дигән хәбәр таралды.

Әммә Мусавины һәм аның тарафдарларын кабат санау гына кәнәгатьләндермәс кебек. Алар яңа сайлау таләп итә. Ләкин сайлау эшләренә караган Багучылар шурасы рәсми нәтиҗәләрне көчтән чыгармаячагын белдерде.

Атнакич көнне 12 кешедән торган бу шура сайлауда җиңелгән өч намзәтне шимбә көнне очрашып зарлары турында сөйләшергә чакырды. Оппозиция бу тәкъдимгә бармас сыман.
XS
SM
MD
LG