Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Майонез патшасы” аптырашта


Леонид Барышев
Леонид Барышев

Татарстанда оешкан “Махеевъ” майонезын ясаучы “Эссен Продакшн АГ" ширкәте республикадан тулысынча китергә җыенмый. Бу турыда ширкәт башлыгы Леонид Барышев журналистлар белән очрашуда әйтте.

Алабугада туып үскән, бу җирләрдә үз бизнесын башлаган, аны саклап кала алган һәм аякка бастырган Барышев, хәзер үз ширкәтенең Татарстаннан куылуына бик рәнҗи. Әмма аның күп еллар төзегән бизнесын җиңел генә югалтасы килми. “Алабугада майонез ясау цехында эшләүче кебек осталарны якты көндә ут белән эзләсәң дә табырга авыр”, ди ул.

Икътисад белгечләрен исә, “Махеевъ” китүеннән Татарстан икътисады кичерәчәк югалтулар борчый. Рәсми адресын Самарда теркәп, Барышев болай да Татарстанның еллык керемен 6 миллиард сумга киметкән инде. Җитештерү корылмаларын да Самар белән Киров өлкәсенә күчерсә, республика тагын да зуррак югалтулар кичерәчәк, ди белгечләр.

Җитәкчелек телиме, юкмы, әмма якын арада Алабугада эшләүче корылмаларның яртысы күрше төбәкләргә күчереләчәк. Шул исәптән ширкәттә 300-гә якын кеше эшен югалтачак, ди “майонез патшасы” - Барышев. Ни өчен “патша”, чөнки бүген Русия азык-төлек базарында майонез ясау буенча “Махеевъ” 18%-ны алып тора. Шуңа да белгечләр бу ширкәтне Татарстанда калдыруны хуп күрә.

“Махеевъ” майонезын ясаучы “Эссен Продакшн АГ" ширкәтенең республикадан үпкәләп китүе исә, ике ел бара торган мәхкәмә эшенә бәйле.

Бу эш нигезендә “Нәфис” төркеменә кергән “Казан май комбинаты” белән “Махеевъ” арасында бүдәнә йомыркаларын кулланып майонез ясау патентын бүлешә алмау яткан. Шунлыктан үзен хак дип танып әле бер як, әле икенчесе журналистлар белән очрашып моң зарларын сөйли. Бер дә булмагач, “Махеевъ”чылар журналистларны бүдәнә йомыркаларын таратып та җәлеп итеп карады.
Низагъ чыгарган йомыркалар

Матбугат очрашуында исә, ул журналистларга бу мәхкәмә эшләренең сәбәбен аңлатты.

“Безнең товарны тикшерүче белгечләр үзләрен Русия фәннәр академиясе каршында эшләүче “Некомерческое партнерство” дип атады. Бу оешманы тикшерә башлагач, чынлыкта аның юк икәнлеге ачыкланды. Шуннан соң мәхкәмә Тарстанның фәнни техник мәгълүмат үзәген экспертлар итеп билгеләде. Ни өчен алар безне тикшерергә тиеш, анысы аңлашылмый. Чөнки биредә азык-төлек тармагын белүче бер белгеч тә юк.

Безнең яктан исә, Русиянең Майларны фәнни тикшерү институты һәм шәхси мөлкәт институты булды. Моннан тыш тагын дистәләгән ширкәт безнең эшләрдә хокук бозу тапмады. Мәхкәмә исә, бернинди тикшерүләргә ышанмыйча, бары тик Казан май комбинаты экспертларына гына ышана. Мәхкәмә белән бу ширкәт арасында мондый мәхәббәт кайдан барлыкка килгән, билгесез.

Алай гына да түгел, патент алган вакытта без, аны бирүчеләргә, Казан май комбинатының патенты белән туры килмиме, тикшерегез, дип кат-кат әйткән идек. Ул вакытта “Роспатент” ике ширкәтнең майонез ясау ысулларын төрле дип тапкан иде”, ди Барышев.

“Махеевъ”ны Татарстан базарыннан кысып чыгару сәбәпләрен Барышев сәясәт белән дә бәйли. Чөнки “Махеевъ”кадәр үк тә республикадан майонез ясаучы ике ширкәт киткән инде.

Аның сүзләренчә, бүдәнә йомыркалары өчен 2 миллиард штраф түләтү, яисә 2 ел мәхкәмәләшеп йөрү ахмаклык. Барышевны исә, майонез ясаганда бу йомыркаларны куллану рөхсәте дә түгел, ә күбесенчә горурлык хисе борчый икән. Чөнки үзләренең бизнесында ул бүдәнә йомыркаларын кулланып ясалган майонез 2 % табыш кына китерә, ди.

Ике елга сузылган мәхкәмә эшләрен белгечләр башта уен-көлке дип кабул итсә дә, хәзер эшләр мөшкел ди. Чөнки мәхкәмә “Махеевъ”ка, янә 2 миллиард штраф түләргә дигән карар чыгарса, әлеге ширкәт банкротлыкка чыгачак. Инде бүген, кабер мәгълүматларга караганда “Ашан”, “Пяторочка”, “О,Кей” кибетләр челтәре “Махеевъ” белән араны өзгән.

“Нәфис” компанияләр төркеменә килгәндә исә, ул "Эссен продакшн АГ" ширкәтеннән 2 миллиард сум чыгаруына ышана. Мәхкәмә эшен откан очракта бу акчаларның һәйрия максатында кулланылачагы да билгеле. “Безнең максат – мәхкәмә эшләрен отып акча эшләп йөрү түгел. Бу гамәл белән шуны исбатлаячакбыз. Максатыбыз исә, хокук бозып бер үк товар чыгаручыларны җәзага тарту”, ди матбугатта Казан май комбинаты башлыгы Дмитрий Харитонов.
XS
SM
MD
LG