Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли хәрәкәт Кашаповны яклый


Милли хәрәкәт вәкиләре Явыз Иван дәвамчылары һаман да тынычлана алмый, ди. Казанда Рәфис Кашаповны яклап уздырылган каршылык чаралары дәвам итә.

Коеп яңгыр явуга карамастан, чираттагы пикетны Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге оештырды. Җомга көнне Татарстан Югары мәхкәмәсендә ел ярымга шартлы рәвештә хөкем ителгән Рәфис Кашаповның конституцион шикаяте карала.

Татар иҗтимагый үзәгенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Рафис Кашапов мәхкәмә карары нигезендә ел ярымга шартлы рәвештә хөкем ителгән иде. Карар исә әлегә үз көченә кермәгән.

Рәфис Кашапов исә интернетта урнаштырылган “Татарстанда христианлаштыру булмаячак!” дигән язмасы өчен гаепләнә. Кашапов әлеге язманы христиан дине әһеле балалар тудыру йортында яңа дөньяга аваз салган балаларга “изге су” сибеп чыкканнан соң язган була.

Пикетта торучы Ринат Йосыпов сүзләренчә, Явыз Иван дәвамчылары һаман да тынычлана алмый.

Пикетчылар Тукай һәйкәле янында
“Бәйсез Татарстанга, татар халкына һаман бәйләнер сәбәпләр табып торалар. Мәскәү белән көрәшә-көрәшә Фәрит Мөхәммәтшиннең чәчләре агарды, президент Миңтимер Шәймиев картаеп бетте”, ди Ринат Йосыпов.

Пикетка килгән Таһир әфәнде исә, Чаллы балалар тудыру йортында поп чукындырып йөри башлагач, бала табарга яткан хатынннар аңнарын җуйган, дип әйтә.

Әмма попның гамәлләрен үз күзләре белән күрүче хатыннарны мәхкәмә эшенә якын җибәрмиләр икән.

“Мәхкәмәгә сүз әйтергә барсалар, ирләрен эшләреннән куабыз дип куркытканнар. Алладан да ярдәм сорыйбыз”, ди Таһир әфәнде.

Пикетка килүчеләр каршылык чарасын Ирек мәйданы янында уздырырга теләгәннәр. Әмма хәзер пикетларны мәхкәмә, прокуратура яныннан 250 метр ераклыкта гына үткәрергә ярый икән, диләр пикетчылар.

Пикетчыларның тагын берсе Фәрит әфәнде, Рәфис Кашаповны Русия Конституциясен бозуга каршы төшкән өчен эзәрлекләүләрен әйтә.
“Русия белән Татарстан дини дәүләтләр түгел. Ә попларның балалар тудыру йортына керүләре Конституциягә каршы килә”, ди ул.

Ирек мәйданы тоткыннар мәйданымы?

Җомга көнне шулай ук, Татарстан югары мәхкәмәсенең Ирек мәйданы янындагы яңа бинасын ачу тантанасы булды.

Анда Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Русия Югары мәхкәмәсенең җитәкчесе урынбасары Владимир Соловьев, Татарстанның Югары мәхкәмәсе рәисе Геннадий Баранов катнашты.

Tатарстан Югары мәхкәмәсенең яңа бинасы
Пикетчы Ринат Йосыпов фикеренчә, Ирек мәйданы хәзер тоткыннар мәйданына әйләнеп бара.

“Хәзер Ирек мәйданында Югары мәхкәмә, аннан ерак түгел генә Иминлек хезмәте бинасын салып яталар”, ди Ринат Йосыпов.

Без хәзер Мәскәүгә ләгънәт, бәдъдога гына укыйбыз, ди ул.

Пикет тәмамлангач, Татарстан Югары мәхкәмәсендә Кашаповның шикаяте дә каралды. Әмма Чаллы мәхкәмәсе карары үз көчендә калдырылган.

Хәзер милли хәрәкәт вәкилләре Татарстан Югары мәхкәмәсенең президиумына һәм шул ук вакытта Страсбург халыкара мәхкәмәсенә шикаять юлларга җыена.
XS
SM
MD
LG