Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:23

АКШ ай харитасын әзерләүгә керешә


АКШ галәм агентлыгы НАСА Айга соңгы 10 елдан артык чордагы беренче ракетларын җибәрде.

Читтән идарә ителә торган, кешесез 2 галәм корабы атнакич Флоридагы Кейп Канавералдан очып китте.

Бу очыш 2020 елга Айга астронавтларның баруын күздә тоткан програмның бер өлеше.

Галәм корабларының берсе Ай тирәли очып аның тәфсилле харитасын әзерлиячәк.

Ул харита астронавларның Айга төшү, яки мөмкин булган ай базаларын урнаштыру урынын сайлау өчен кирәк.

Икенче кораб октябрь аенда Айга зур тизлектә төшеп бәреләчәк.

Бәрелүдән хасил булган чокыр тикшерелеп Айның аскы катламнарында боз булу-булмавы турында мәгълумат эзләнәчәк.

XS
SM
MD
LG