Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәменеи: Иранда президент сайлау гадел үтте


Иранның югары рухи җитәкчесе Аятулла Али Хаменеи президент Мәхмүт Әхмәдиниҗатның узган җомгадагы сайлауда ышанычлы җиңүгә ирешкәнлеген белдерде.

Җомга вәгазендә Хәменеи тавыш бирүдә катнашкан 40 миллионлап кешенең 24 ярым миллионы Әхмәдиниҗатны яклаган диде.

Хәменеи оппозициянең сайлау хәрәмләшүләр белән үтте дигән гаепләүләрен урынсыз дип кире какты.

Югары рухи җитәкче сайлау нәтиҗәсе урамда түгел, тавыш бирү тартмасында хәл ителә диде.

Хәменеи бу сайлау халыкның ислам системына ышанычын күрсәтте, әмма Иранның дошманнары сайлауның гадел булганлыгына шик белдереп ул ышанычны какшатырга тырыша диде һәм урам җыеннарын туктатырга кушты.

Җиңелгән намзәт Мир Хөсәин Мусави тарафдарлары шимбә көнне тагын протест чарасы үткәрергә җыена.

Тәһран шәһәр башлыгы Мортаза Тамадон шимбә демонстрациясе рөхсәт ителми диде.
XS
SM
MD
LG