Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:14

Үзбәкстанда 7 процент үсеш көтелә


Халыкара валюта фондының башкарма мөдире Доминик Штраус-Каан Ташкент сәфәре барышында Үзбәкстандагы икътисадый сәясәтне мактады.

Дөнья икътисадый кризисы чорында башка күп кенә илләрнең икътисадлары кими барганда, Штраус-Каан Үзбәкстанда быел 7 процент үсеш булыр дип фаразлавын белдерде.

Штраус-Каан үзбәк хөкүмәте Халыкара валюта фонды киңәшләрен искә алып бик көчле этәргеч планын гамәлгә ашыра диде.

Аның әйтүенчә, бу план Үзбәкстан икътисадының үзенчәлекләрен исәпкә алучы дөрес план.

XS
SM
MD
LG