Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самардагы Сабантуйда тәкәгә өстәп 500 мең сум бирелде


Кризис чор булуга карамастан, Самарда узган Сабантуйда баш батыр Василий Чегуровка ярты миллион сум акча бүләк ителде.

Июнь аенда татар дөньясы ярыша-ярыша Сабантуйлар уздыра. Самар өлкәсендә дә Казанда узучы Сабантуй бәйрәменә кадәр һәр авыл һәм шәһәр бу бәйрәмне уздырырга көч куя.

Шәһәрнең зурлыгы турыдан-туры бизнес күләменә барып тоташа, ә соңгысы инде Сабантуйдагы бүләкләрнең кыйммәтлегенә бәйләнгән. Сызран Сабантуенда батырга тәкә бирсәләр, Тольяттида сарыкка “Жигули” машинасын өстәделәр, ә менә Самарның үзендә сарык тәкәсе бер уенчыкка әйләнеп, баш батыр Василий Чегуровның кулына ярты миллион сум акча да тоттырдылар. Кризис чоры өчен гаҗәеп зур сумманы “Город мира” исемле инвестицион-төзелеш төркеменең генераль директоры Михаил Фёдоров тапшырды.

Быелгы Самар Сабантуеның камилләшә баруында төрле факторлар уйнады. Егерме биш татар эшмәкәре матди ярдәмнәрен күрсәтүләре бер булса. Шуның өстенә МТС фирмасы ярдәм кулын сузды. “Ак Барс” банкы инде татар бәйрәмнәренә елдан-ел игътибарын көчәйтә бара.

Соңгы елларда чын рус мохите булып саналган Сызран, Нефтегорск шәһәрләрендә дә татар үзешчән сәнгать коллективлары үсеп чыкты. Сызранда “Энҗеләр” исемле ансамбльне Раилә Корбанова һәм Зөбәрҗәт Байбиковалар җитәкли. Ә Нефтегорск шәһәрендәге татар ансамбленең музыка җитәкчесе булып Валерий Штейнер эшли. Икенче милләт баласы булса да баянда өздереп татар көйләрен уйный, ә милли киемнәрдәге ханымнар күмәк җырлар башкарды.


Самарда быел 21-нче мәртәбә Сабантуй узды. Тантанага беренче мәртәбә Камышлы районының Балыклы авылыннан концерт төркеме килде. Яшьләрне дә, олыларны да бер иҗат төркеменә туплый алган Фәнүзә Манжукова игътибарны җәлеп итәрлек программа әзерләгән.

Әйе, кризис елы буларак, өлкә үзәге булган Самардагы Сабантуйга Татарстан районнары килә алмады, ә менә Татар конгрессы Тольяттида узган бәйрәмгә Татарстан сәнгатькәрләрен җибәрүне кирәк дип тапкан.

Самардагы Сабантуй бәйрәмендә сыра тоткан яшьләрне, исерекләрне очратмассың, татар бәйрәме чын мәгънәсендә милли гореф-гадәтләребезгә таянып уздырыла, хәтта шәһәр, губерна думасы, өлкә җитәкчеләре өчен әзерләнгән табында да чәй, җиләк-җимеш сулары һәм кымыз хәкимлек итте. Димәк, Сабантуй татар милләтенең рухи көзгесенә әйләнеп бара.

Әгәр дә Нәүрүз бәйрәмендә зур чыгымнарны үз өстенә эшмәкәр Фәхретдин Канюкаев алса, Сабантуйн оештыруга киткән акчаны Миннәхмәт Хәлиуллов бирде. Милләтебезнең яшь байлары халык ихтыяҗлары белән яши, ә бу инде Самар татарларының киләчәге бар дигән сүз.
XS
SM
MD
LG