Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт татарга кушылды


Башкортстан дәүләт Җыелышы депутатлары атнакич көнне үзләренең чираттагы 15нче утырышын үткәрде.

Анда алар тарафыннан кабул ителгән бер мөрәҗәгать аерым игътибарга лаек. Башкортстан депутатлары бик мөһим бер мәсьәләдә Татарстан Дәүләт Шурасы карарын хуплавын белдерде. Мәгълүм ки, Татарстан парламенты әгъзалары Русия җитәкчеләренә “Төбәкләр телләре, яки азчылык халыклар телләре турында Европа хартиясе”н кабул итүне сорап мөрәҗәгать кабул иткән иде. Башкортстан депутатлары да шушы мөрәҗәгатьне хуплауларын белдерде әлеге утырышта.

Башкортстан дәүләт Җыелышы-Корылтайның Зөфәр Еникеев җитәкләгән урындагы үзидарә һәм иҗтимагый оешмалар комитеты Татарстан депутатлары мөрәҗәгатен хуплаган карар өлгесен әзерләгән. Башкортстан депутатлары шул карарны бертавыштан кабул итте.

“Русиянең һаман да Европа хартиясен кабул итмәве илдәге аз санлы халыклар телләрен саклауда һәм үстерүдә каршылыклар тудыра. Бу исә киләчәктә милләтара ызгышлар да китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә дә Европа хартиясен кабул итү Русиянең үзенә дә четерекле хәлләргә тарымау өчен нигез була алыр иде”, диде Зөфәр Еникеев.

Соңгы берничә елда Башкортстан белән Татарстан рәсмиләре арасында да мөнәсәбәтләр шактый салкынайган иде. Аларның бер-берсен яклавы түгел, ә, киресенчә, батырырга тырышуларын күзәтергә туры килә иде. Шуңа мисал итеп Башкортстаннан Русия Дәүләт думасына сайланган депутатларының бер сәер гамәлен китерү генә дә җитә. Татарстан Мәскәү белән вәкаләтләрне үзара бүлешү турында яңа шартнамәне дәүләт думасы каравына куйганда, Башкортстан депутатлары аңа бертавыштан каршы чыкты.

Әлбәттә, телләр турындагы Европа Хартиясенә кушылу мәсьәләсе башка нәрсә. Ул башкорт телен саклап калуга да ярдәм итә ала. Үз мәнфәгатьләре дә алга чыкканга күрә, Башкортстан депутатлары Татарстан парламенты мөрәҗәгатенә кушылырга булды, ахры.

XS
SM
MD
LG