Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин кризиска каршы чаралар програмын раслады


Русия премьер-министры Владимир Путин хөкүмәтнең кризиска каршы чаралар програмын имзалады.

Төбәкләр үсеше мәсьәләләре комиссиясенең Барнаулда үткән утырышында Путин бу програм шушы елның икенче яртысында эшләнергә тиешле эшләрне үз эченә ала диде.

Барнаулда Алтай тракторлар ясау ширкәте эшчеләре алдан оештырылмаган, рөхсәтсез урам җыены үткәрде.

Берничә дистә кеше Рубцов шәһәре терәге булган бу ширкәтнең җимерелүенә һәм берничә айлык хезмәт хаклары түләнмәүгә ризасызлык белдерде.

Путин килгән көнне эшчеләргә хезмәт хаклары бурычының бер өлеше түләнгән дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG