Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәрбиләр АК партияне җимерергә уйлаганмы?


Төркия инде бер атна хәрбиләр фетнә планлаштырган дигән фаразлар белән кайный. “Тараф” газетасы “Хәрбиләрнең АК партия белән Фәтхуллаһ Гүлән хәрәкәтен җимерү планы” дигән документ бастырып чыгарды.

Шушы документта «АК партия дә, дөньяның төрле җирләрендә төрек мәктәпләре ачкан дини җитәкче Гүлән хәрәкәте дә радикаль исламны үстерәләр, алар режим өчен куркыныч, аларны юк итәргә кирәк. Шуның өчен адымнарны тизләтергә тиешбез», диелә.

Документның Генералштаб тарафыннан әзерләтелгән булуы фаразлана. Чөнки документта полковник Дурсун Чичәкнең имзасы бар.

Инде шушы «Тараф» газетасы хәбәреннән соң гауга-талаш купты. Хәрби прокуратура «Тараф»ның әлеге хәбәрне таратуын тыйды. «Тараф» газетасы да мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Генералштаб, әгәр дә документ чын булса, җаваплыларга хөкем органнары тиешле җәзаны бирер, ясалма булуы аңлашылса, кемнең бу документы нинди максат белән әзерләгәнен тикшерербез, дигән белдерү ясады.

Шуннан соң Генералштаб башлыгы Илкәр Башбуг премьер-министр Рәҗәп Таййип Әрдоган белән ябык ишекләр артында очрашты. 18 июньдә исә милли күзләү оешмасы МИТ-нең читәкчесе премьер-министрлыкта өч сәгатьлек сөйләшү алып барды. Әңгәмәнең 45 минуты премьер-министр белән булган.

Теге яктан хәрби прокуратура документта имзасы булган полковник Чичәктән сорау алды. Әмма сорау алу вакытында документындагы имзасы белән теге докумнеттагы имза бер-берсенә охшамаган. Ләкин аның ике төрле имза куллануы ачыкланды.

Җөмһүрият Халык партиясе лидеры Байкал, Миллиятче Хәрәкәт партиясе лидеры Бахчәли һәм АК партиясе депутатлары бу мәсьәлә цивил мәхкәмә тарафыннан каралсын дигән таләп куйды. Әлегә бу мәсьәлә ачыкланмады.

Генералштабта бу яшерен документ ничек итеп «Тараф» газетасы корреспонденты кулына эләккән дигән сораулар да күтәрелде. Асылда бу документның бер күчермәсе «Әргәнәкон» исемле террор оешмасында әгъза булуда гәепләнүче бер шәхеснең матбугатка, хәтта үз адвокатына да бирелмәгән документлары арасында табылган. Моны «Тараф»ның корреспонтына йә прокуратура, йә хокук саклаучылар бирде дигән фаразлар да бар.

Мәҗлес рәисе Көксал Топтан: “Докуменент чын булса да, ясалма булса да куркыныч тудыра. Төркиядә рәсми органнар арасында ызгышны һәм бәрелешне башлау өчен актив эш алып барылуын хуплау мөмкин түгел”, дип белдерде.

Җөмһүрият Халык партиясе лидеры Дәниз Байкал исә Һабертүрк телевидиниясендә Фатих Алтайлыга биргән интервьюсында, “әгәр дә документ чын булса, премьер-министр тиешле чаралар күрсен”, дип белдерде. Журналист “Генералштаб башлыгын пенсиягә җибәрсенме?” дигән соравына Байкал “әйе” дип җавап кайтарды.

Шушы документка АКШ-та яшәүче Фәтһуллах Гүләннән дә җавап килде. Ул хәрби мәктәпләргә дин тотучы яшьләр дә алынырга тиеш дип әйтә. Төрек Кораллы Көчләренең радикал мөселман дип гәепләнүче офицерларның армиядән чыгарылуына реакция дә күрсәткән булды.

Өстәвенә, 18 июньдә исә Вашингтонда стратегик һәм халыкара тикшеренүләр үзәгенең “Гүлән эшченлекләре” исемле җыелышында динара диалог институты рәисе һәм Гүлән институты башкарма комитеты әгъзасы Юксел Алп Асландоган, җәмәгатьчелекнең һәр өлешеннән кешеләр катнашкан бер хәрәкәтне юк итү турында әйтү “мәгънәсез” дип белдерде. Ул безнең әгъзаларыбыз берничә миллионга җитә дип әйтте. Шулай итеп, АК партия белән Фәтхуллаһ Гүлән җәмәгатен юк итү планына каршы үз реакциясен күрсәтте.

«Бәхәс бу документны Гүләнгә буйсынган кеше яздымы, Генералштабта әзерләнгәнме, яисә хәрбиләр белән АК партиягә ачуланганнар төркеме яздымы дигән мәсьәләдә барачак дип яза», дип яза «Радикал» газетасы.

Кыскасы, алдагы көндә, хәтта атналарда бу тема көн тәртибеннән төшмәячәк һәм халыкта тынычсызлыкны үстерәчәк.
XS
SM
MD
LG