Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур урамында кабер ташлары табылды


Сәүдәгәр Мәхмүт бай Хөсәенов кабере янында телеоператор Рафаил Хаялин (с) һәм Оренбур мөфтие Габделбарый Хәйруллин
Сәүдәгәр Мәхмүт бай Хөсәенов кабере янында телеоператор Рафаил Хаялин (с) һәм Оренбур мөфтие Габделбарый Хәйруллин

Оренбурдагы үзәк урамнарның берсен төзекләндергәндә юл читендәге ташларны куптарганда мөселман зиратыннан алынган кабер ташлары табылды.

Оренбур шәһәренең үзәк урамы – Советская. Бу Казанның Бауман урамы кебек җәяүлеләр йөри торган урам. Күптән түгел әлеге урамда төзекләндерү эшләре башланды. Эш барышында юл читендәге ташларны куптарганда мөселман зиратыннан алынган кабер ташлары табылды. Бу турыда төзүчеләр хакимияткә җиткерәләр, соңгылары мөфтияткә хәбәр итәләр.

Мөфти килеп карагач та, гарәп язулары булган ташларны читкә алып куярга куша, аларның саны 20 җитә. Оренбур өлкәсе мөфтие Габделбарый хәзрәт Хәйруллинның әйтүенә караганда, әлеге кабер ташларына 120 – 130 ел.

“Без беркемне дә гаепләмибез. Ул вакытта ташларны алып кулланганнар. Совет заманында чиркәүләрне дә яндырганнар, манараларны да кискәннәр. Киләчәктә мондый эшләр кабатланмасын иде. Без бу ташларны үзебезнең мәчетләргә алып кайтып куябыз”, диде Габделбарый хәзрәт.

Шушы урында кабер ташлары табыла

Белгечләр сүзләренә һәм кабер язуларына караганда, әлеге ташлар иске мөселман зиратыннан алынган булырга тиеш. Әлеге зират шәһәр уртасында урнашкан булган һәм узган гасырның 40-нчы елларында юкка чыгарылган. Ташлары алынган, зират тигезләнә, ә сөякләр өстендә зур йортлар төзелә.

Хәзер бу Оренбурның Үзәк базары тирәсендәге урын. Әлеге урыннан 2-3 чакрым тирәсе ераклыкта, шулай ук шәһәр уртасында икенче иске мөселман зираты бар. Ул 30 ел тирәсе элек ябылган. Анда да үз заманында билгеле шәхесләр җирләнгән. Мәсәлән, абыйлы -энеле данлыклы сәүдәгәрләр Гани Һәм Мәхмүт Хөсәеновлар, абыйлары Әхмәт бай Казанда җирләнгән.

“Бу зиратны да күчерергә дигән план булган. Ләкин бүгенге көндә аңа тияргә куркалар”, диде мөфти.

Кабер ташлары язулары белән җиргә каратып куелган була. Шул сәбәпле, алар күренмәгән. Шулай итеп, урамны төзекләндерү - яшерелергә тиеш булган җинаять эшләренә ачыклык кертә башлады.
XS
SM
MD
LG