Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хаменеи сайлау нәтиҗәләрен яклады


Иранда сайлау нәтиҗәләре тирәсендә атна буе барган бәхәстә хәлиткеч мизгел җитте дияргә була. Иранның рухи җитәкчесе аятулла Али Хаменеи беренче мәртәбә халык алдына чыгып үзенең фикерен әйтте.

Җомга көнне Тәһран университетында укыган вәгазе вакытында Хаменеи Әхмәдинеҗадның җиңүен “ышанычлы” дип атады. Оппозициянең бу сайлауда хәрәмләшүләр булды дигән гаепләвен ул кире какты.

“Безнең илдәге сайлау системы бернинди хәрәмләшүгә дә урын куемый. – диде Хаменеи. – Бу систем белән бераз таныш булганнар моны яхшы белә. Тавыш аермасы 100 мең, ярты миллион, бер миллион булса әле бер хәл. Ләкин 11 миллион тавыш – монда нинди хәрәмләшү була ала?”

Хаменеи вәгазендә Әхмәдинеҗад һәм тагын бер кадимче намзәт Мөһсән Ризаи катнашты. Дистәләгән мең кеше аны бинаның тышкы ягында басып торып тыңлады. Килгән хәбәрләргә караганда бу халыкны махсус автобуслар белән ташыганнар.

Сайлауның бәхәсле нәтиҗәләре Иранда соңгы 30 елда күрелмәгән урам җыеннарына сәбәп булды. Йөзләгән мең кеше рәсми нәтиҗәләргә протест белдерү өчен урамга чыкты.

Рәсмиләр оппозиция вәкилләрен, активистларны тоткарлады. Дүшәмбедә хакимият яклы көчләр белән чуалышлар ваытында җиде кеше һәлак булды.

Әхмәдинеҗадның төп көндәше реформачыл намзәт Мир Хөсәин Мусауи рәсми нәтиҗәләрне көчтән чыгарып яңа сайлау үткәрергә таләп итте.

Әмма Хаменеи үзенең бүгенге чыгышында сайлау нәтиҗәсе урамда түгел, тавыш бирү урынында хәл ителә, диде. Шикаятьләр булса, аларны канун нигезендә тапшырырга кушты.

Хаменеи сайлау нәтиҗәләрен яклады
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:23 0:00


“Сайлау үткәч урамда тарткалашу дөрес эш түгел. – диде Хаменеи. – Бу сайлау һәм демократия принципларына да каршы. Мин һәркемне моны туктатырга чакырам. Туктамаганнар тәртипсезлек нәтиҗәләре өчен җаваплы булачак.”

Хаменеи чит илләр исеменә дә каты сүзләр әйтте. Аларны Иранның эчке эшенә тыкшынуда гаепләде. Әгәр алар Иранда кайбер элекке совет илләрендә шикелле инкыйлаб оештырып була дип уйласа, ялгышалар, диде ул.

Сайлауда күп кеше катнашуын Хаменеи аларның ислам системына ышану билгесе, дип атады. Үзенең карашларын ул башка назмәтләргә караганда, Әхмәдинеҗадныкына якынрак диде.

Шимбә көнне оппозиция урам җыены үткәрергә җыенмый. Бу көнне Иранның сайлау эшләрен караучы Багучылар шурасы Әхмәдинеҗадның өч көндәшен очрашып шикаятьләре турында сөйләшергә чакырган иде.

Барлыгы берничә йөз шикаять бирелгән дип хәбәр ителә. Алар арасында кадимче намзәт Мөһсән Ризаиныкы да бар. Ризаи кайбер төбәкләрдә катнашу дәрәҗәсе 140% артып китте дигән рәсми саннарга шикаять белдерә.
XS
SM
MD
LG