Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:28

5 ел элек Назраньдә булган вакыйгалар халык күңелендә әле дә исән. Мәскәү Төньяк Кавказда тыныч тормыш урнаштырырга вәгъдә итсә дә, анда әле һаман тотрыксызлык хөкем сөрә.

2004 елны 22 июньгә каршы төндә йөзләгән сугышчылар Назраньгә һөҗүм итү нәтиҗәсендә, күп кенә биналар яндырылды, халык үтерелде. Әлеге һөҗүм Төньяк Кавказда сугышчылар тарафыннан иң әзерлекләрннән берсе булды.

Ул чакта шәһәрдә булган Әхмәт Солтанов сүзләренчә, караңгы төшкәч кинәт кенә шәһәрдә атышлар башланган.

“Үзәккә таба чыккач инде атышлар бөтен шәһәрдә барганын күрдем”, дип искә алды ул.

5 кенә сәгать булсалар да сугышчылар үз артларыннан күп кенә җимерек биналар, мәетләр калдырды. Барлыгы 15-ләп хөкүмәт бинасына һөҗүмнәр оештырылды. Аерым алганда, тышкы эшләр министрлыгы, вокзал тулысы белән яндырылды. Алтмышлап милиция хезмәткәрләре, иминлек көчләре, прокуратура вәкилләре, чик сакчылары үтерелде.



“Сугышчылар киткәннән соң, Назрань үзәге бик куркыныч хәлдә иде. Янган машиналар, үтерелгән кешеләр, ул кешеләрнең күпчелеге милиция хезмәткәрләре иде. Кайберләрең мин күрдем, машинадан тартып чыгарып атып үтерделәр”, ди Солтанов.

Һөҗүм күбрәк җирле милициягә оештырылса да, бәрелешләр вакытында тыныч халык та зыян күрде һәм атышлар вакытында 25 кеше үлде.

Барысын да үз кулында тотам дип уйлаган Мәскәү өчен бу көтелмәгән хәл булды. Хәрби эксперт Алексей Ващенко сүзләренчә, Төньяк Кавказдагы сугышчылар чынлыкта өйдә кем хуҗа булганын аңлатты.

“Төньяк Кавказдагы идәнасты хәрби төркемнәр үзләренең көчен һәм мөмкинлекләрен күрсәтте . Алар тагын бер кат җирле хакимият, федераль җитәкчеләр хәлне үз кулында тотмаганын раслады”, ди ул.

Зәзиковтан башланган хәл

Әйтергә кирәк, Ингушетиядәге кискен хәлләр президент булып Морат Зәзиков сайлангач башланды.

Зәзиков үз кулы астында эшләүче түрәләрнең котырып ришвәтчелеккә бирелүенә күз йомып, Ингушетияне тәмам фәкыйрьлеккә батуга китергән иде.

Аның җитәкчелегендә төбәктәге иминлек көчләренә моңа кадәр күрелмәгән вәкаләтләр бирелеп, алар чечен каршылыгына бәйле булуда шикләнелгән бар яшь кешене тоткарлый башлады. Бу исә бөтенләй кире нәтиҗәгә китерде - соңгы ике елда Ингушетиядәге иминлек күзгә-күренеп начарайды, атышлар, шартлаулар, рәсми шәхесләрне һәм гади кешеләрне урлаулар көндәлек бер вакыйгага әйләнде.

«Гади халыкның җирле җитәкчеләргә карата нәфрәте уянды. Чөнки аналары, абыйлары-сеңелләренең күз алдында туганнары үтерелде», ди Назраньдә яшәүче Тимур Измайлов.

Бәлкем шуңадыр, 5 ел элек чечен-ингуш сугышчылары шәһәргә килгәч, халык аларга әлләни каршылык күрсәтми.

Әйтергә кирәк, бу чечен сугышчыларның күрше төбәкләргә беренче һөҗүме түгел иде. 1995 елда Шамил Басаев җитәкчелегендәге сугышчылар Буденовскидагы хастаханәгә бәреп керде. Ә 1999 елда Дагстанда 10 көнгә сузылган сугыш булды.

Назраньгә килгәндә исә, илдәге хәерчелек, кешеләрнең эшсезлеге моңа бер сәбәп булгандыр.

Шулай итеп күрше Чечня һәм Дагстан белән беррәттән Ингушетия федераль үзәк өчен иң тотрыксыз төбәк санала башлады. Шуны аңлап булса кирәк, Мәскәү Морат Зәзиковны урыннынан алды һәм президент итеп Юнысбәк Евкуровны билгеләде.

Евкуров инде ярты елдан артык республика белән идәрә итсә дә, Ингушетиядә хәлләр үзгәрмәде.

“Яңа президент килү белән күп кенә кешеләр, хәтта оппозиция дә хәл яхшыланыр дип көттеләр, әмма чынлыкта канунсыз кешеләрне кулга алулар, аларны хөкем итүләр дәвам итә. Көндә диярлек Ингушетиядә һөҗүмнәр була, кешеләр үтерелә”, ди Солтанов.

XS
SM
MD
LG