Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда – Сабантуй


Бүген Казанда Сабантуй бәйрәме уза. Узган еллардан аермалы буларак, ул быел башкаланың 3 җирендә генә уза: Совет һәм Идел буе районнарындагы Каенлыкта, шулай ук Аккош күлендә.

Төп бәйрәм чаралары Аккош күлендә бара. Анда шактый гына Татарстан кунаклары да катнаша. Алар арасында Русия спорты студентлар берлеге президенты Олег Матыцин, ислам конференциясе оешмасында Русиянең вәкиле Камил Исхаков, Франциянең Русиядәге тулы хокуклы вәкиле Жан де Глиниасти, ислам илләре башлыклары оешмасы вәкилләре, Төркмәнстан хөкүмәте башлыгы урынбасары җитәкчелегендәге вәкиллек һәм Кувәйттан кунаклар бар.

Бәйрәмгә килүчеләрне парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. 3 район кешеләренең бер җиргә, ягъни Аккош күленә җыелуын ул Казан һәм республика халкының дуслыгын чаглдыручы билге дип атады.
XS
SM
MD
LG