Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия атом коралы чукмарларын киметүгә әзер


Русия президенты Дмитрий Медведев Амстердамдагы сөйләшүдән соң, Мәскәү стратегик атом коралы чукмарларын шактыйга киметергә әзер дип белдерде.

Стратегик коралны киметү турындагы яңа килешү нечкәлекләре турында сөйләшү июльдә Мәскәүдә Русия һәм Кушма Штатлар президентлары очрашуы вакытында каралган.

1991 елда имзаланган СТАРТ килешүе АКШ һәм Русиянең ракеталары һәм атом чукмарлары санын чикли. Бу килешүнең мөддәте декабрь аенда чыгачак.

1нче апрель көнне булган очрашуда АКШ һәм Русия президентлары СТАРТ килешүенә алмашка яңа документ әзерләү турында килешкән иде.



XS
SM
MD
LG